«Әй, шофер, рулең тот туры»
Хезмәтләре белән генә түгел, холык-фигыльләре, кешеләргә булган мөнәсәбәтләре, һәр туасы иртәне матур уйлар белән каршылап, җирдә намус белән яшәүчеләр шактый. Ә менә һәрнәрсәгә тигез карашта булып, хезмәтенә, гаилә тормышына бернинди хилафлык китерми гомер итүчеләр сирәк. Тәлгать Гаязов шундыйлардан.