Балалар хакына
Һәрберебез Яңа ел бәйрәмен аеруча бер дулкынлану белән көтеп ала: туганнарыбызга, дусларыбызга, үзебезгә бүләкләр әзерләп, көннәр саный башлыйбыз. Минемчә, һәр кеше бу күңелле бәйрәм белән үзенең иң изге теләкләрен бәйлидер, ниндидер бер могҗизага өмет итәдер, кем белгән, бәлки хыяллар чынга ашар?!