Почтальоннар җыячак
«Өебезгә су кергән, счетчик та куелган. Торак коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре, авылдашыбыз Гөлнур Шәихетдинова һәр айда өйләргә кереп, күрсәткечне язып, тотылган суга исәп-хисап ясап чыгып китә иде. Бик уңайлы иде, безгә мәшәкатен калдырмады. Ә хәзер бу уңайлылык бетерелде, Нормага яки Балтачка барып түләргә кирәк булачак, диделәр. Мин үзем 84 яшьтә инде,...