Чаң!
Балтач бистәсенең Комсомол урамы башында Шушма елгасына төзелеш калдыклары алып килеп ташлаганнар. Ничек куллары барган диген? Елга бит чүплек түгел. Калай калдыклары, вак кирпеч һәм ташлар су буен бер дә бизәми, җәмәгать. Тирә-ягыбызның чисталыгына битараф булучылар үзләренә тиешле җәзаны алсын һәм ул төзелеш алып баручы калган кешеләргә дә сабак булсын...