Кыйммәтле җиңү
Гимназиянең физик культура укытучысы Фәридә Нәкыйпова күптән түгел Мәскәүдә узган 32нче халыкара марафонда катнашып кайтты. 42 километр 195 метр араны 3 сәгать 59 минут 1 секундта йөгереп үткән Фәридә ханым көндәшләреннән азга гына калышып, дүртенче урын яулады.