Изгелекнең бөек ачышы
Иң кадерле, бердәнберебез,
Якты йөзле, иркә куллы әниебез!
Гөлчәчәктәй куеның тулы - балаларың,
Гомер биргән чәчкәләрең бит без!
Син фәрештә, канатыңа алып
Безне һәрчак яклый киләсең.
Язмыш бураннары тузгыганда
Аяз көннәр тудыра беләсең.
Авырлыклар килсә, калкан булып
Яклау табып каршы чыгасың.
Шатлык килсә, сөенә беләсең,
Аллаһыга шөкер кыласың.
Болыт кебек...