Җырчыларга
Яңа мода хәзер җырчыларда,
Бар да җырлый авылын сагынып.
Тик берсе дә тормый авылында,
Яши читтән генә табынып.
Кайсы - аны төшләрендә күрә,
Кайсы - каршысына чакыра.
Өч тиенлек хезмәт куймаса да,
Туган-үскән авылы хакына.
Авыл халкы тора иртән дүрттә,
Эше бетә кичке уннарда.
Аның инде вакыты да калмый,
Матур-матур...