«Пионер»лар җиңде
«Наз» социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә ял итүче пенсионерлар һәм инвалидлар өчен «Аҗаган» уены оештырылды. Ял итүчеләр «Йолдыз» һәм «Пионер» командаларына бүленеп, төрле ярышларда көч сынаштылар. Учак ягып коймак пешерүләр, самавыр кайнату бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Зур тырышлык, җитезлек «Пионер» командасына җиңү алып килде. Ярыш ахырында катнашучылар кайнар чәй һәм коймактан авыз...