Алар Җиңү яулады
Булмасын кабаттан сугышлар
Туганбыз кырык бернең көзендә,
Көзнең дә иң шомлы төнендә.
Әтиләр сугышка киткәннәр,
Шул елның томанлы көнендә.
Бик озак барган ул сугышлар,
Хәсрәттән кысылган сулышлар.
Йөрәктә мең әрнү, мең яра,
Хатлар да тукталган бер ара.
Ә беркөн килгән кара хат
Укый алсаң, син укып бак,
Хәбәрсез югалды ирең,...