Борнак җәмгыяте рәисе Рәфкать Нәҗипов белән күпьеллык үләннәргә минераль ашламалар кертүче агрегатлар янында булдык
Механизатор Илдар Фәйзрахманов «МТЗ-82» тракторына ике данә СЗП-3,6 чәчкече тагылган агрегат белән эшли. Раушан Габделхаков, Илһам Фәйзрахманов, Рәшит Зәйнуллин ашлама тигез керәме, тыгылмыймы, өзлексез карап, контрольлек итеп баралар. Тракторчы Илгиз Закиров аларга ашламаны вакытында китереп тора. Складтан ашламаны төяп җибәрү дә тәртиптә. Гомумән, конвейер төгәл эшли.