Балтач районында Чернобыльчыларны искә алдылар
1986нчы елның 26 апрелендә Чернобыль АЭСында булган фаҗигагә 27 ел вакыт узса да, якыннарны югалту ачысы йөрәктән китми, сәламәтлекләр дә елдан-ел какшый. Чернобыль АЭСы фаҗигасен ликвидацияләүдә безнең районнан 21 кеше катнашты. Аларның фидакарь батырлыкларын бәяләп, район җитәкчелеге тарафыннан һәрберсенә күчтәнәч тутырылган пакетлар өләшенде, «Минем газетам» («Моя газета») дигән социаль мәсьәләләрне...