"Хезмәт" газетасы - Балтач районы
Бүген (29.04.2013) Балтач районы Шода авылыннан Илгиз Габделхаковны, Кенәбаштан Рәнис Фәйзрахмановны, Соснадан Александр Воробьевны армиягә озаттылар. Егетләр язгы чакырышта беренчеләрдән булып солдат шинелен киде.
29нчы апрельдә "Яңа тормыш" хуҗалыгында районда беренче булып чәчүне башладылар. Механизатор Илһам Шәрипов бер үк вакытта минераль ашлама да кертеп, тәүге көнне үк 35 гектарда арпа чәчте. Фото: mamarama.ru
Әфган сугышында булып кайткан якташларыбыз Балтачта интернационалист сугышчылар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында өмә үткәрделәр.
0