Үткәннән хәбәр
Яу кырында калган туганнарга
Чәчәк итеп куйдык йөрәкләрне.
Хәтер кайтты авыр үткәннәргә,
Күрешкәндәй булдык шушы мәлне.
Без аларның изге әманәтен
Тыңлагандай тордык тып-тын басып.
Бәгырьләрнең әрнүенә түзми
Сулгып-сулгып үкси матәм маршы.
Күпме көтеп кайта алмадыгыз,
Чакырдыгыз безне, и туганнар,
Без килдек тә чал башыбыз идек,
Яшьли һәлак булган ветераннар.
Без...