«Кызыл юл»лылар чәчүдә
«Кызыл юл» хуҗалыгында чәчелгән 600 гектардан артык арпаның шактый өлеше Ранил Җамалиев өлешенә туры килә. Ул Нөнәгәрдән Чутайга кайтарылган «МТЗ-1221» тракторына «җан өреп» кырда нәтиҗәле хезмәт күрсәтә. Бу рәсемдә сез аны хезмәттәшләре белән басуда күрәсез. Сулдан-уңга: чәчүчеләр Радик Шәмсиев, Ильяс Вәлиев, Рафис Фазылҗанов, машинада ашлама китерүче Рамил Вәлиев, орлык ташучы...