Иминлек тәгәрмәче тәгәри
Юл йөрү кагыйдәләрен, юл йөрү билгеләрен, юл һәлакәте вакытында беренче ярдәмне күрсәтә беләсеңме? Велосипедта ничек йөрисең? Менә шушы сорауларга тулырак җавап табу максатыннан, елның-елында нәни дусларыбыз «Хыял» яшьләр үзәгенә «Иминлек тәгәрмәче» дип аталган район ярышларына җыйналалар.