"Хезмәт" газетасы - Балтач районы
23нче май көнне Биктәш авыл клубында халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге - «Наз» хезмәткәрләре «Мобиль хезмәт» исемле чара уздырды.
Сабан туе татар халкының борынгыдан килгән милли бәйрәме, исеменнән үк аңлашылганча, язгы басуларда җиң сызганып эшләп арганнан соң игенче хезмәтенә, уңышка мәдхия буларак, һәр елны гадәттә июнь ае башларында үткәрелә.
Күптән түгел конкурста җиңү яулаучылар район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров белән очрашты.
Бөрбаштагы Сабан туе 7 июньгә 13 сәгатькә, ә Пыжмарадагысы 7нче июньгә 16 сәгатькә күчерелде. Алан Сабан туе булмаячак.
Газета-журналларга язылу кампаниясе ахырына якынлашты. Оешмалар өчен газета-журналларга язылу 7нче июньдә төгәлләнә. Абунәчеләр өчен 17 июньгә кадәр дәвам итә. Вакыт бик аз калып бара, язылырга ашыгыгыз!
Молодцы! Район авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек бүлеге егетләре! Инде берничә ел онытылып торган конкурсны яңартып бик дөрес эшләгәннәр һәм аны бик матур итеп оештырганнар да.
0