Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин котлый:
Хөрмәтле төзүчеләр!
Менә янә Сезгә карата тирән ихтирам һәм рәхмәт сүзләре белән сугарылган һөнәри бәйрәм - Төзүчеләр көнен каршы алабыз. Төзелеш һәрчак районыбызның социаль-икътисадый тормышында өстенлекле урын тотты. Районыбыз авыллары бүген көннән-көн матурлана икән, моңа, әлбәттә, Сезнең иҗади тырышлыгыгыз, тынгысыз хезмәтегез нәтиҗәсендә ирешелде. Сез күңел җылысын биреп салган йортларда өй...