Балтачта торак төзелеше программалары эшли (сәхифә)
Өч айда өйле
Кирпечтән салынган, әмма шулай да эчкә үткәндә үк яңа агач исләре борынны рәхәт кытыклаган җылы, якты өйнең түрендә, мул табынлы өстәл башында утыручы Разия апаның күзләре: гомерең булгач, менә шушындый бәхетле мизгелләрне дә күрәсең икән ул дип, бәхеттән балкыйлар иде.