"Хезмәт" газетасы - Балтач районы
«Өлкәннәр көне»ндә олуг юбилейларын билгеләп үтүчеләр өчен 1нче октябрь икеләтә бәйрәм булып тарихка кереп калачак.
*Бүгенге көндә районыбызда 10243 пенсионер исәпләнә. *Озак яшәүчеләр, төгәлрәге 95 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр 14 кеше. *226 өлкән һәм инвалид кеше өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагында. *881 кеше ялгыз яшәүче пенсионер категориясенә керә. *Картлык буенча пенсия алучылар 6979 кешегә җитә. *Районда 45 сугыш, 776 тыл ветераны яши.
Коррупциягә каршы көрәш буенча «кайнар линия» телефоннары: администрация - 2-51-37, прокуратура - 2-62-44, Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлеге - 2-53-42, 2-43-46.
Терроризм, экстремизм... Бу сүзләрне хәзер көн саен ишетәбез, чөнки дөньяның төрле почмакларында террорлык актлары көн дә күзәтелеп, радио-телевидение аларны түкми-чәчми җиткереп тора.
Россия Федерациясе территориясендә бердәм «8-800-2000-122» номеры белән балалар өчен ышаныч телефоны (ашыгыч психологик ярдәм хезмәте) уңышлы гына эшләп килә.
1нче октябрьдән өлкәннәр ункөнлеге башлана. Шул уңайдан әби-бабайларны хөрмәтләү йөзеннән төрле чаралар үткәреләчәк.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Өлкән буын өчен генә түгел, һәммәбез өчен көтеп алынган, кадерле олы бәйрәмегез уңаеннан сезгә күңел пакьлеге, бәхетле, мул тормыш, саулык-сәламәтлек теләргә рөхсәт итегез!
0