Мәңге онытылмаслык кайгы
Барыбыз өчен дә ныклы терәк булган кадерле кешебез, әтиебез Фәритне 30нчы сентябрь иртәсендә без мәңгелеккә югалттык. Аның арабыздан шулай иртә китүенә берәү дә ышанмады. Болай булырга тиеш түгел иде бит, ышанасы да, килешәсе дә килми. Йөрәк әрни, җан сыкрый, үзәкләр өзгәләнә.