Спортчы-җитәкче кем?
2нче март көнне Сабантуй мәйданында районның оешма-предприятие, авыл хуҗалыгы һәм җирле үзидарә җитәкчеләре арасында өч төр ярыш буенча спорт чаралары үтәчәк. Теркәлү вакыты: 8.30 - 9.30. Ярышлар исә 9.30да башлана. Чаңгы, пневматик коралдан ату, граната ыргыту ярышларыннан тыш, аркан тарту да (зачеттан тыш) булачак. Ярышларда бары тик җитәкчеләр генә катнаша...