Ак һәм кара
Ак һәм кара...
Уйлап кара:
Бу ике төс
Бу тормышта
Һәрчак бергә,
Гел янәшә генә бара.
Шатлык белән кайгысы да,
Яхшы белән яманы да,
Сөенечләр, көенечләр,
Авырлыклар, җиңеллекләр,
Җиңелүләр һәм җиңүләр...-
Бер-берсеннән кул сузымы ара гына.
Табигатьтә дә шул ук хәл:
Чәчәкле җәй, яңгырлы көз,
Караңгы төн, яп-якты көн
Алыштыра...