"Хезмәт" газетасы - Балтач районы
Кышын район хуҗалыкларында эшләүчеләр үз эш участокларында куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау буенча махсус укытылган иделәр.
Шимбә көнне Кили клубында зур тантана булды. 1981 нче елдан бирле Тимирязев исемендәге хуҗалыкта эшләүче Гәбделбәр Әшрәповны 55 яшь юбилее белән котладылар.
Узып баручы атнада хуҗалар эштә чакта көпә-көндез ихаталарына кереп, хуҗасыз этләр Балтачның Фазлыев урамында яшәүче берәүнең 10 тавыгын, 1 әтәчен ботарлап чыгалар.
Районыбызның кайсы гына төбәген алма, аларда спортның ниндидер бер төре алга киткән. Салавычта инде аеруча волейбол уеннарын үз итәләр. Аларның күз уңыннан районыбызның бер ярышы да, бәйрәме, Сабантуе да ычкынмый.
27 нче март көнне район мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы укучылары, бердәм республика тестларын тапшыруга әзерлек йөзеннән, татар теленнән тестлар эшләп карадылар.
Адәм баласы нәрсәнең дә булса кадерен аны югалткач кына аңлый. Бар чакта күзгә дә күренмәгән, игътибар да ителмәгән әйберләргә бөтенләй башка күзлектән карый башлыйсың шул.
0