21 май 2015 яңалыклары
-
Бүген Яңгул җирлегендә праймериз үтте (фото).
Агымдагы елның 13 сентябрендә Татарстан Президентын сайлаулар белән беррәттән җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар да сайланачак.
-
Балтач Казанны яулады
Быел район күмәк хуҗалыклары үзләрендә җитештерелгән продуктлар белән Казанга 10 тапкыр ярминкәгә бардылар һәм шәһәр халкына 5 миллион сумга якын товар саттылар.
-
Чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән якташларыбыз тантанага чакыра
Май ае азагында ел саен чик буе гаскәрләре көне билгеләп үтелә.
-
Сабан туен 6-7 июнь көннәрендә бәйрәм итәчәкбез.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов татар халык бәйрәме Сабан туен уздыру турындагы указны имзалады.
-
«Ак калфак» оешмасының җитәкчесе Кадрия Идрисова балтачлылар эшчәнлегенә дә зур бәя бирде
15-16 май көннәрендә Казанда III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы булды.
-
Смәел авылында “Җиңү җыры ишетелә ераклардан...” тематик кичәсе уздырылды
Смәел авыл китапханәсе һәм Смәел мәктәбе көче белән Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Җиңү җыры ишетелә ераклардан..." дип исемләнгән тематик кичә уздырылды.
-
Илдус Нигъмәтуллин Казан-Мәскәү-Казан маршруты буенча сәяхәткә китте
19 май көнне Балтач шәһәр тибындагы поселокта яшәүче тыл ветераны Илдус Нигъмәтуллин Казан-Мәскәү-Казан маршруты буенча теплоходта сәяхәткә китте.
-
Һәлакәттә зыян күрүчеләрне Татарстанга кайтартачаклар
Бүген иртән Нижегород өлкәсендә Казан балаларын Санкт-Петербургка карате ярышларына алып баручы "Мерседес" автобусының "МАН" йөк машинасы белән кара-каршы бәрелешүе аркасында 3 кеше вафат була.
-
Балтач мәктәбенең «Йолдызлар парады»ннан фоторепортаж
-
В Балтасях состоялось заседание родительского клуба «Забота» (фото).
19 мая 2015 года в пгт Балтаси состоялось заседание родительского клуба «Забота», действующего на базе КЦСОН «Наз» на тему «Безопасные каникулы» совместно с членами КДНиЗП. Были приглашены семьи, находящиеся в социально - опасном положении и группе риска.
-
“Социаль туризм” программасы кысаларында Шода авылында урнашкан Мирхәйдәр Фәйзи музеенда экскурсиядә (фото).
Агымдагы елның 19 мае көнне социаль-тернәкләнү бүлекчәсендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез "Социаль туризм" программасы кысаларында Шода авылында урнашкан Мирхәйдәр Фәйзи музеена сәяхәт кылдылар.