21 май 2016 яңалыклары
-
“Мәдәни көндәлек”не уйлап табучыларга рәхмәт
Минем өчен 1 сентябрь мәктәпкә барган куанычлы көн булса, "Мәдәни көндәлек" өләшкән көн үзе шатлык булды.
-
Норма мәктәбенең “Йолдызлар парады” узды
20 май көнне Норма урта мәктәбенең тадицион "Йолдызлар парады" булды.
-
Бүген Изге Болгар җыены узды
Безнең Балтач районыннан да район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендәге делегация кече хаҗ кылу урынына юл алды.
-
Түнтәр мәктәбе “журналист”лары район башлыгыннан интервью ала (фото)
Түнтәр мәктәбе "журналист"лары белән күптән түгел районда үткән "Талантлар парады"нда таныштым. Алар үзләре нәшер иткән "Бәхетле балачак"дигән газеталарын өләштеләр, телеканаллары өчен итервьюлар алдылар. Римма Ибраһимова да бик теләп интервью бирде аларга.
-
Кариле егете Басыйр Сабиров Әбугалисина кебек (фото)
Кариле авылында яшәүче Басыйр әфәнде үз авыллары турында китап чыгаруга үзеннән дә өлеш кертергә тырыша. Менә 2013 елдан бирле инде ул район үзәк китапханәсеннән чыкмый, көндә "Хезмәт"ебезнең битләреннән Кариле авылы тарихын яктырткан язмаларны барлый.
-
Балтачның үзәк урамында юл һәлакәте
Бүген көндез Балтачта редакция күпере тирәсендә юл һәлакәте булды. "Уаз" машинасы тиешле дистанцияне сакламыйча, "тугызлы" машинасы артына килеп керде. Шөкер, тән җәрәхәтләре алучылар юк.
-
Сергей Мухин Югары Ушмага “бәйләнә” башлады
Кече Лызи авыл җирлеге башлыгы Сергей Мухин халык белән бергә Ушминка елгасы ярларын, су буйларын чистартты инде, беркөнне Югары Ушмага килеп тә җыелыш җыеп, халык белән уртак фикергә килеп, су буйларын, чишмә тирәсен чистартырга сөйләшкәннәр, һәм кичен өмәгә дә чыкканнар.
-
Балтачта чишмәләргә игътибар артты
Кайда чишмә күрсәк, шуның янына тукталырга гына торабыз. Норманы узып, Шәмәрдән тавына җитәрәк уңга кереп киткәч тә чишмә бар. Ул тирә авыл халкы чишмә суын яратып ала.
-
Уңга карасаң да эт, ... (фото)
Нормадагы ягулык станцияләренең берсендә бензин салырга туктадык. Карашымны алга төбәп, шоферның әйләнеп килгәнен көтеп утырам, кисәк яндагы тәрәзәмә карасам, имәнеп киттем, "кече туган" карап тора.
-
Балтачта 13 кешегә талпаннар һөҗүм иткән
Бу әле чик түгел. Урман бетләренең иң кызган чагы, әлеге сан тагын да артырга мөмкин. Талпаннар сентябрь уртасына кадәр үз корбаннарын эзли, ди.
-
Бакчалар өлгерде, бәрәңгеләр утыртылды
Шәхси хуҗалыкның өлгер хуҗалары ян бакчаларына утыртасын утыртты дисәк тә була, инде бәрәңге утыртулар да төгәлләнеп килә, өлгермәгән бакчалар гына калып бара.
-
Кемнең көндәлеге бай (фото)
Район үзәк китапханәсендә "мәдәни көндәлек" буенча Республика бәйгесенең райондагы этабы узды.
-
2нче номерлы балалар бакчасы концерт куйды
Балалар сәнгатендә урак өсте, мәктәп укучылары да концерт куя, бакча балалары да калышмый. Балтач бистәсенең 2 нче номерлы ясле-бакчасы концертны иртәнге 10 сәгатькә билгеләде.