21 август 2013 яңалыклары
-
Юлда тагын бала
«Игътибар - балалар» дигән профилактик айлыкның быелгысы 15 августтан башланды. Аның төп максаты юлларда балалар катнашындагы фаҗигаларны кисәтү, булдырмау. Ничек итеп? ЮХИДИ инспекторы рейдка ялгыз гына чыкмый, полициянең участок вәкилләре, балигъ булмаганнар белән эшләүче инспекторлар, мәгариф оешмаларыннан белгечләр дә безгә ярдәмгә чыга. Ата-аналар, балалар белән әңгәмәләр, төрле акцияләр үткәрелә. Балалар...
-
Сак бул – “Шумахер”
Ай үтте исә аварияләрне санап, нилектән килеп чыкканын анализлап утырабыз. «Шумахерлар» бик күп районда. Тизлеген тиешледән арттырган өчен штраф түләүчеләр бихисап. Башын-күзен тондырып чабып авариядән исән калганнары да рульгә утыргач, тагын чабуын белә. Нәрсә? Әллә тегендә китәргә ашыга инде шунда. Үзеңне уйламасаң, башкаларның тормышын куркыныч астына куйма инде. Аннан сорамый-нитми...
-
Чакыргач килмәсәң
Исемен әйтеп оятлы итәсе килми. Бер җәмгыятьнең шактый абруйлы бухгалтерын төрле түләүләр буенча быел бер чакырдык, ике чакырдык. Килмәде бу. Ике чакырып та килмәгәч, протокол төзеп, үзебез мәҗбүри судка алып килдек моны. Вакыты бармы-юкмы, чирләп егылмаган булса, монда инде аның белән сатулашып торучы юк. Суд бу кешене суд приставлары чакыруын...
-
Чүп үләнгә штраф
Кеше күп йөри, күп аралаша торган чорда яшибез. Терлеген дә, кош-кортын да әллә каян кадәр алып кайталар. Агач үсентеләре, җиләк-җимеш, яшелчә орлыкларын әйткән дә юк инде. Кая әле, мин дә утыртып карыйм дип, сумкасына яки кесәсенә салып та чит илдән кадәр алып кайтучылары бар. Ул орлыклар сәламәтме, төрле авырулар, корткычлар,...
-
Җәзалар кырыслана
- Әле закон көченә кермәде, инде шуның буенча эшләрен кабат карауны сорап мөрәҗәгать итәләр, - ди район судының 1нче номерлы участогы җәмәгатьчелек судьясы Зөһрә Мәгъсүмҗан кызы Мөхәммәтҗанова. Сүз юл куркынычсызлыгы кагыйдәләре турындагы РФ административ хокук бозу кодексының 12нче бүлегенә кагылышлы кайбер үзгәрешләр турында. Шуның зур кузгалыш уятканы исерек шоферларга кагылышлысы,...
-
Күз ачып йомганчы
Әле генә 80 яшьлеген уздырган идек, күз ачып йомганчы 90 яшьлек юбилей да ишек шакыды, дип шаярттылар Василий Константиновның гомер бәйрәмен билгеләп үтәргә җыелган кунаклар. Ачлык елларында дөньяга килгән Василийга сугыш башланганда 18 яшь була. Сугышка алына. Исән-сау туган авылы Доргага кайтып колхозда тырышып хезмәт куя. Бик авыр еллар була...
-
Бәхетләр булсын гомерлек
Шакирҗан Фазылҗанов тумышы белән Шодадан. Бүгенге көндә улы Илдар, килене Рая, оныклары белән Чепья авылында яши. 12 августта Шакирҗан абыйга 90 яшь тулды. Тыныч холыклы, үтә дә сабыр Шакирҗан абый гаиләдә олы киңәшче, зур терәк булып гомер кичерә. - Әти безнең хатын-кызны бик хөрмәт итеп яшәде. Шушы сыйфаты аны озын...
-
Дөньялар тар түгел
Курмала авылында яшәүче Бибинур Гыймаева 90 яшьлек юбилеен олы хөрмәттә каршылавы белән бәхетле. Балалар, онык-оныкчыклары юбилеен бик зурлап үткәрделәр. Бу чарадан район җитәкчелеге дә читтә калмады. Бибинур апа гомере буе укытучы булып эшли. Иң элек Арча педучилищесында укый, соңрак Казанда югары белем ала. «Әтиең халык дошманы» дип күп кыерсытуларга дучар...
-
Үз илендә
Аның бар тормышы Пыжмара белән бәйле. Биредә туа, үсә, тормышка да авылдашы Ибраһимга чыга. Туган яктан аерылмау, авыр елларда да үз нигезеңдә булу озын гомерле булуга тәэсир итми калмагандыр. Ни генә дисәң дә, үзеңнеке бит. Җырларда да юкка гына «Үз илемдә матур миңа бәрәңге бакчасы да», дип җырламыйлар шул. Миңсафа...
-
Чигенешкә сәбәп юк
Августка кергәч, район хуҗалыкларында сөт җитештерү буенча күрсәткечләр гафу ителмәслек дәрәҗәдә түбән тәгәрәде. Җәмгыять җитәкчеләре бу чигенешнең сәбәбен берничек тә аңлата алмыйлар. Чөнки сәбәп юк. Соңгы вакытта ешайган яңгырлардан кардалар нык пычранды. Ләкин моннан басудан салам кайтарып тутырып котылырга мөмкин. Яшел масса, фураж җитәрлек. Җитәкченең һәм белгечләрнең игътибары һәм контроле...
-
Балтач районында "Мәктәпкә әзерләнергә булыш" акциясе булып үтте
Бу көннәрдә әти-әниләргә тагын бер мәшәкать артты: балаларын мәктәпкә әзерлиләр. Мәшәкатенә генә түзәр идең, моңа шактый гына акча да кирәк әле. Ә әз тәэмин ителүче гаиләләр бюджеты моны бик авырдан күтәрә. Районның «Наз» үзәге әнә шундыйларның хәленә кереп, «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» дигән республика акциясенә кушылып, урыннарга чыгып зур пропаганда эшләре...
-
Балтач районының алдынгылары
Комбайнчыларның 20 августка эш күрсәткечләре (тонналарда) «Тукано» Илфат Әсхәдуллин Тимирязев исем. 1081 «Акрос» Илдус Хафизов Сорнай 1000 Илгизәр Хисмәтуллин Венета 858 «Полесье-1218» Зыятдин Шәйхетдинов Бөрбаш 707 «Дон-1500» Рәфыйк Галиев Кызыл юл 1102 Габдулла Гыйбадуллин -//- 888 Вәзыйх Яппаров Сорнай 836 Рифкать Габделхаков Яңа тормыш 780 Валерий Степанов Труд 762 Райнур...
-
Урып-җыюда белгечләр
Урып-җыю башлангач «Активист», «Якты юл» хуҗалыгы басуларында берничә тапкыр булырга туры килде. - Шушы хуҗалыклардагы оешканлык, белгечләренең эш өчен янып-көеп йөрүләре күңелгә ятышлы, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсенең җаваплы белгече, сыйфат комиссиясе әгъзасы Мәсхүт Гарипов. Менә соңгы баруда да «Активист»ның баш икътисадчысы Вячеслав Уракаевны да, агроном Иван Константиновны да...