22 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
“Райондашларыбыз иҗаты” төркеме кунагы – Нияз Гәрәев
"Райондашларыбыз иҗаты" төркемендә Балтачлыларның иҗаты белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Бүген төркемнең кунагы - Нияз Гәрәев.
-
Балтачта полиция һәм янгын куркынычлыгы хезмәте вәкилләре рейдлар үткәрә
Районда янгынга каршы кагыйдәләрне үтәү, гражданнарның сәламәтлегенә һәм аларның үсешенә зыян килүне кисәтү максатыннан полиция һәм янгын куркынычлыгы хезмәте вәкилләре күп балалы, авыр тормышта яшәгән гаиләрнең, ялгыз яшәүче пенсионерларның һәм инвалидларның өйләрендә йөреп тикшерүләр үткәрә.
-
Мәдинә Зиатдинова балаларга 35 китап бүләк иткән (фото)
Карадуган урта мәктәбендә уңышлы укыту алымнары белән бергә, балаларга тәрбияви юнәлештә дә зур эшчәнлек алып барыла, төрле кызыклы чаралар үткәрелә.
-
“Смәел” хуҗалыгы фермасында барысы да автоматлашкан
"Смәел" хуҗалыгында лаборант булып эшләүче Гүзәл Гатиятуллина хезмәт юлын туган колхозында башлап җибәрә. "Мәктәпне тәмамлагач, ул заманның таләпләре буенча башкалар кебек үк классыбыз белән фермада бер ел эшләдек. Аннан колхоз юлламасы белән Чавал техникумында укып бухгалтер дипломы алдым", ди Гүзәл ханым.
-
Раушания Нигъмәтуллина: Икетелле шәхес формалаштырабыз
Карадуган балалар бакчасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" конкурсында катнашып грант откан иде.
-
Ишетелмәдеме... сәнгать мәктәбендә тынлы оркестр уйнаганы?!
21 гыйнвар көнне район балалар сәнгать мәктәбенә Малмыж каласында урнашкан С.Б.Сахаров исемендәге сәнгать мәктәбенең тынлы оркестры килеп, концерт куйды.
-
“Җәнлекләр дуслыгы” иртәсендә
Кичә үзәк балалар китапханәсенә Балтач бистәсенең 1 һәм 2 номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр "Җәнлекләр дуслыгы" исемле балалар иртәсенә килделәр.
-
Бергәләп ярдәм итик!
Сайтыбызда Курамьял авылында янгында зыян күргән Фәүзия Габелхаликова гаиләсе, аларга ярдәм кирәклеге хакында берничә тапкыр яздык. Райондашларыбыз көчләреннән килгән кадәр әлеге гаиләгә ярдәм итә. Бәлагә тарыганнар беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузучы райондашларга бик рәхмәтле.
-
Балтачта шимбә һәм якшәмбе көннәрендә зур хоккей ярышлары оештырылачак
23-24 январь көнне ИП Тәлгать Газизов призына хоккей ярышлары узачак.
-
Арбор мәктәбе укытучыларны очрашуга дәшә
Февраль, нигездә, мәктәпләрдә очрашулар ае буларак билгеле. Шундый очрашуларның берсе 13нче февраль көнне Арбор мәктәбендә үтәчәк. "Яшьлегем тукталышы" дигән очрашу кичәсенә Арбор мәктәбендә эшләгән укытучылар чакырыла.
-
Халык инвентаризациясе
Район башкарма комитеты җитәкчесе боерыгы нигезендә, 2016 елның 20 гыйнвареннан 20 декабренә кадәр район территориясендә "Халык инвентаризациясе" дигән акция игълан ителде. Әлеге чара 2013 елда старт алды һәм ел саен үткәрелә.