22 февраль 2012 яңалыклары
-
Тәбрикләү сүзе
Кадерле райондашлар! Ватан-Ана алдында хәрби бурычларын намус белән үтәгән Бөек Ватан сугышы ветераннары, әфганчы-интернационалистларыбыз, Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ир-егетләребез, ил сагында уяу торган патриотларыбыз һәм дә хәзерге вакытта армия сафларында хезмәт итүчеләр! Һәммәгезне дә 23нче февраль - Ватанны саклаучылар көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм, гаиләләрегезгә иминлек, тормышыгызга бәрәкәт телим.
-
Истәлекле көн
Районда 15нче февраль көнне үткәрелгән әфганчы-интернационалистларны хөрмәтләү тантанасында «...Бәйсез дәүләт һәм намус - бу буш сүзләр түгел!» «Илебездә ватанпәрвәрлекне сакларга Һәм үстерергә кирәк!», дигән фикер тәкъдимнәр яңгырады.
-
Шахмат ярышы
25нче февраль көнне Кариледәге балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә Илшат Шакиров призына зурлар арасында шахмат ярышлары уздырыла. Чара иртәнге 9да башлана. Рәхим итегез!
-
Хәйрия концерты
26нчы февраль көнне, Сосна мәдәният йортында танылган артистларыбыз Фидәил Зарипов, Айзат Шәйхелмәрданов һәм «Рәвешләр» юмор театры артистлары хәйрия концерты тәкъдим итә. Концерт кичке сәгать җидедә башлана, керү билеты - 100 сум. Җыелган акча инвалид балаларга медицина ярдәме күрсәтүгә китәчәк.
-
Белдерү
«Россия Федерациясе Президентын сайлау турында» Федераль Законның 15нче маддәсе «Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларына һәм референдумда катнашу хокукына төп гарантияләр турында» Федераль Законның 22нче һәм 27нче маддәләре нигезендә, агымдагы елның 8нче февралендә Балтач территориаль сайлау комиссиясе тарафыннан Балтач муниципаль районы территориясендә, Россия Федерациясе Президенты сайлауларын үткәрүне тәэмин итү өчен участок...
-
Игътибар!
Инде хәбәр ителгәнчә, 24нче февраль көнне Балтач бистәсенең мәдәният үзәгендә район эшмәкәрләренең, фермер һәм крестьян хуҗалыкларының эшлекле киңәшмәсе узачак. Эшмәкәрләрне, эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләүчеләрне киңәшмәгә чакырып калабыз. Башлана - 10 сәгатьтә.
-
Солдат хаты
Исәнме, әни! Ничек хәлләрең? Менә сиңа хат та язарга булдым әле, алайса гел телефоннан гына сөйләшәбез. Кайткач, искә алып, көлә-көлә үзем дә бер укырмын.
-
«Шатланып хезмәт итәм»
Балтач бистәсендә яшәүче Гөлназ апа Бәдретдинова улы Азатны армия сафларына узган елның ноябрендә озата.
-
Абыйлы энеле... армиядә
Кемнәрдер бер бөртек улларын армиягә барудан алып калса, ә менә кемнәрдер берьюлы ике улын Ватан сагына озата һәм моның белән ихластан горурлана да. Курмала авылында яшәүче Гөлфинә һәм Гомәр Хәсәновлар гаиләсе әнә шундыйлардан.
-
Менә кайда икән ул?!
Җырчы Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге дәүләт фольклор ансамбленең чыгышларын даими рәвештә яратып караучылар арасында, ансамбльдә райондаш егетебез Рәсимнең күренмәвенә аптыраучылар да бардыр, мөгаен.
-
Тәүге эшләр
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Сезгә «Изгелек» хәйрия фондының эмблемасын һәм девизын булдыру өчен игълан ителгән конкурска килгән беренче эшләрне тәкъдим итәбез.
-
Артистлар үзебезнеке
Субаш урта мәктәбе коллективы елга ике мәртәбә авыл халкы алдында иҗади хисап тота.
-
Карашлары алга төбәлгән
600 еллык тарихы булган Смәел - районда иң төзек һәм күркәм авылларның берсе. Биредә халык бик эшчән, күп итеп мал - туар асрап, таза тормышта яши. «Смәел» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең 2563 гектар авыл хуҗалыгы җире бар, шуның 2220 гектары сөрүлек җире. Җәмгыятьтә 1500 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 589...
-
Гадәти булмаган җыен
Күп еллар инде Балтач Үзәк мәчетендә һәр айның икенче җомгасында кичке сәгать 7дә район халкы өчен вәгазь кичәсе үткәрү гадәткә кергән. Анда башка район һәм өлкәләрдән дә вәгазь тыңларга киләләр.
-
Киңәшмәдә
16нчы февраль көнне район Советының утырышлар залында җирле үзидарә җитәкчеләре, район башкарма комитетының бүлек мөдирләре катнашында киңәшмә булып узды.