22 май 2013 яңалыклары
-
Әйтер сүзегез булса... Шалтыратыгыз: 2-62-53
- Нөнәгәр мәдәният йортында урта мәктәп укучылары уку елы барышында башкарган эшләренә отчет кичәсе үткәрделәр, әти-әниләренә мәдәният-сәнгать өлкәсендә ирешкән казанышларын тәкъдим иттеләр. Алсу Шәмсетдинова өйрәткән 22 төрле бию үзе генә дә ни тора! Бии белмәгәннәрне дә биеткән Алсу. Моның өчен остазга авылдашыбыз Ринат Әсхәтҗанов махсус бүләк тапшырды. Олимпиадаларда, конкурсларда җиңгән,...
-
«Игътибар — балалар» айлыгы игълан ителде
15нче майдан 15нче июньгә кадәр республика күләмендә традицион профилактик чара «Игътибар - балалар» айлыгы игълан ителде. Айлык вакытында җәяүле балаларның юлда дөрес йөрүенә, велосипедта 14 яше тулмыйча идарә итүчеләргә һәм 16 яше тулмаган балаларның скутер һәм мопедта йөрүләренә игътибар аеруча артачак.
-
«Сүнгән йолдызлар» Балтачта кабына
22нче май, чәршәмбе көнне район мәдәният йортында Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы «Сүнгән йолдызлар» музыкаль трагедиясен тамашачыларга тәкъдим итәчәк. Анда театрның күренекле һәм өметле яшь артистлары катнашачак. Хөрмәтле райондашлар! Сезне әлеге спектакльне карарга чакырабыз. Башлана 19 сәгатьтә.
-
Исегезгә төшерәбез
Хәзерге вакытта быелның 2нче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу бара. Һәр гаиләнең яраткан газетасы «Хезмәт» тә киләчәктә дә бергә булуыбызга тирән ышана. Әлегә кадәр райондашларыбыз «Хезмәт»не «үз» иттеләр һәм бик актив төстә даими язылдылар. 6 мең тирәсе гаиләнең «Хезмәт»не алдыруы әнә шул хакта сөйли. Бергә булганыбыз өчен без райондашларыбызга чиксез рәхмәтле....
-
Факел районнан уза
Күптән түгел райбашкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров җирле үзидарәләр, предприятие, оешма, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләрен комитетның зур утырышлар залына җыйды.
-
Үрнәк хезмәткәр
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы оештырган республика конкурсында «Иң яхшы авыл җирлеге муниципаль берәмлеге җитәкчесе» номинациясендә Куныр җирле үзидарә җитәкчесе урынбасары Илзия Нуретдин кызы Нәҗипова призлы урын яулады, акчалата премия белән бүләкләнде һәм Бөтенрәсәй конкурсында катнашу хокукын алды. Биредә дә уңышлар насыйп булсын Сезгә, Илзия!