22 июнь 2013 яңалыклары
-
Бөрбашта балаларны шатландыралар
Узган ел балалар да, үзебез дә рәхәтләнеп ял итеп, күңел ачып бик сөенеп кайткан идек. Бөрбаштагы ул бәйге быел да була микән? - дип кызыксынучылар күп. Бу сорауны без Бөрбаш мөселман балалар Сабантуеның төп оештыручысы Татарстан диния нәзарәтенең баш казые Балтач районы мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыевка бирдек.
-
Балтач егетенең максаты — Мәскәүне яулау
Яхшы укуы, үзенең гаять тә итагатьле, ярдәмчел булуы белән Ринат Нуриев күпләрнең ихтирамын яулады. Балтач урта мәктәбенең 11нче сыйныфын тәмамлаучы бу егет бүген үк инде студент.
-
Ул чакта яз иде...
Яз көне кыр эшләренең кызып килгән чорында рәсемгә төшергән идем аларны. Без килгәндә «МТЗ-82» тракторына тагылган агрегат белән кукуруз чәчәләр иде.
-
Котлыйбыз!
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәтләре өчен һәм һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан түбәндәге иптәшләр муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде: - Раушания Нәкыйп кызы Гарифуллина - социаль хезмәткәр; - Лидия Павловна Чернова - шәфкать туташы. * * * Озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшьлек юбилее...
-
Балачагыма кайтып килдем
Үзенең бөтен эшчәнлеген районыбызның мәдәният өлкәсенә багышлаган, балалар арасында кайнаган мөхтәрәм кешеләребезнең берсе булган Линара Гарипованың көчле алкышлар астында сәхнәгә күтәрелеп, «безнең бакча, үзебезнең бакча» дип сүз башлавы йөрәккә сары май булып ятты. Һәм күпмедер дәрәҗәдә район үзәгендәге беренче номерлы «Ак чәчәк» балалар бакчасы эшчәнлегенә матур нәтиҗә булып та яңгырады...
-
Кайда, кем батыр?
Авылларыбызда узган Сабантуйларның баш батырлары - 2013
-
Тәмамлана
Июнь ае тәмамланырга нибары 9 көн калды. Димәк, бер атнадан «Хезмәт»кә язылу да тәмамлана. 1нче июльдән йортыгызга «Хезмәт» килмәсә нишләргә кирәк? Алда әле ямьле җәй, аннан алтын көз, озын-озын кышкы кичләр... Шушы чакта район тормышы белән хәбәрдар булмасаң, ничек итеп кулың эшкә барыр. Үзегезне кыен хәлгә куймас өчен элемтәчеләргә мөрәҗәгать...
-
Уку елы тәмамланды
Мәктәп укучылары өчен көтеп алынган каникуллар башланды. Бу чорда балалар һәрвакытта да әти-әниләр күзәтүе астында булмыйлар. Җәйге иреклелек балаларның җаваплылык хисен дә киметә. Укучылар арасында электр тогы сугу нәтиҗәсендә травма алулар да нәкъ менә шушы чорда арта.