22 ноябрь 2016 яңалыклары
-
“Әби, нигә саргайдың?”
Мин еш кына үз-үземә аптырап куям. .. Ник дигәндә, миңа иң авыр чагымда, ягъни нинди чара күрәсен белмәгәндә, уйламаган юнәлештән көтелмәгән уңайлык ярдәмгә килә.
-
Район халкын Римма Ратникова кабул итә
25 ноябрь көнне Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан өлкә бүлеге Секретаре урынбасары Ратникова Римма Атлас кызы «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә (Балтач бистәсе, Ленин урамы, 62 йорт, Балтач мәдәният үзәге) район гражданнарын кабул итә. Кабул итү 10.00 сәгатьтә башлана. Алдан язылу, белешмәләр өчен...
-
Балтач халык театры артистлары «Идел йорт» XVI театр коллективлары фестивалендә уңышлы чыгыш ясады
Казанда «Идел йорт» дип исемләнгән XVI регионара театр коллективлары фестивале үтә. Кичә, 21 ноябрь көнне Балтач халык театры Наил Гаетбайның "Авылга кызлар килде" пьесасы буенча куелган спектакльне Казан тамашачысына тәкъдим итте. - Спектакль жюриның яхшы бәясен алды, - дип хәбәр итә мәдәният бүлеге мөдире Рәзинә Сәләхетдинова.
-
Рифат Абдуллин ТР Премьер-министры Илдар Халиков кулыннан Рәхмәт хаты алды
Районның ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатына лаек булды. Әлеге зур бүләкне аңа ТР Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды.
-
Автокинотеатр үз эшен уңышлы гына башлап җибәрде
19 ноябрь көнне кичке сәгатьләрдә «Сабантуй» ял һәм спорт паркында автокинотеатрда тәүге тапкыр кино карау мөмкинлеге булдырылды. Ачык һавада кино карау мәйданы машиналар кую урынында оештырылды. Тамашачы игътибарына «Легенда №17» фильмы күрсәтелде.
-
Рөстәм Закиров – Люция Мусина концертына рәхим итегез!
12 декабрь көнне Балтач мәдәният үзәгендә Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров - Люция Мусина концерты булачак.
-
Илсур Мансур улы Шиһабетдиновка 60 яшь тулды (фото)
Озак еллар Балтач урта мәктәбен җитәкләгән шәхес Илсур Мансур улы Шиһабетдиновка 60 яшь тулды.
-
Энгель Фәттахов – ата-аналарга: “Мәгариф оешмалары җитәкчеләренә акча бирмәгез"
Татарстан мәгариф һәм фән министры фикеренчә, әти-әниләр акча биргәндә, аларның балалары зыян күрә.
-
Балтачта "Без тормышны сайлыйбыз” рәсем конкурсының җиңүчеләре бүләкләнде (+фоторепортаж)
Районның наркотикларга каршы көрәш комиссиясе, "Без тормышны сайлыйбыз" дип исемләнгән районкүләм рәсемнәр бәйгесе игълан икән иде. Шушы көннәрдә яшь рәссамнарны бүләкләү тантанасы булды.
-
Райондашларыбыз Айрат белән Дәниф Чиләбедә хезмәт итәчәк (фото)
13 ноябрь көнне Балтачыбыз үзенең 8 лачынын хәрби хезмәткә озатты, ләкин егетләргә Рәсәйнең хәрби частьләренә соңарак китәргә туры килде. Кариле авылы егете Айрат Ибраһимовны әле менә 18 ноябрь көнне генә туганнары Чиләбегә озатты. Биредә алар ракета гаскәрләрендә хезмәт итәчәк. Айрат китүчеләр арасында үзе генә түгел, Балтачтан Дәниф Гарипов та бар....
-
Бездә – яңа бәйге: "Әнкәй-бәгърем, бәйрәм белән!"
"Хезмәт" газетасы сайты, Әниләр көне уңаеннан, бәйге игълан итә.
-
22 нче ноябрь - Психологлар көне
Бу көн чираттагы тапкыр кешеләргә психолог һөнәренең әһәмияте турында искә төшерә, чөнки кешенең психологик сәламәтлеге физик сәламәтлек белән бер тиңдә тора. Психолог буллу җиңел хезмәт түгел. Аларга һаләкәтләр булган урыннарда эшләргә, авыр холыклы балалар, баласыннан баш тартучы ата-аналар һәм башка әнә шундый авыр ситуацияләрдә эш итәргә туры килә. Кешенең кайгысы...
-
Балтач кызы Зәлия Әбубәкерова XV Республикакүләм “БикаФест” фестиваль йолдызы (фото)
20 ноябрь көнне Рөстәм Бикмуллин исемендәге XV Республикакүләм "БикаФест" фестивале гала-концерты узды.
-
Балтач кызларын бүләклиләр
Бөтенрәсәй күләмендәге олимпиаданың региональ этабы җиңгән балтач кызларын Казанда бүләкләделәр.
-
Гимназия укучылары фантастика илендә
Рус телле укучыларны татар теле һәм әдәбияты белән кызыксындыру бик җиңел түгел. Әмма мөмкин эш икән. Дәресләрдә фантастик хикәяләр укыгач, 5сыйныф укучылары, төркемнәргә бүленеп, үзләре фантастик хикәяләр язып карады.