23 февраль 2016 яңалыклары
-
Лилия Гарифуллинаның беренче китабы чыкты
Якташыбыз - Лилия Гарифуллинаның шушы көннәрдә "Бәхетле сагыш" дип исемләнгән беренче шигырьләр китабы чыкты.
-
Быелгы БДИдагы үзгәрешләр
Быел БДИ тапшыруда нинди үзгәрешләр булачак:
-
Бүген юлларда машиналар идарәләрен югалта
Һава торышы үзгәрү сәбәпле, бүген юлларда бик куркыныч, хәтта машиналар идарәләрен югалта. Шундый хәл иртәнге сәгатьләрдә үк редакциябез янында күзәтелде.
-
Салют сиңа, Муса Җәлил
Елдагыча Җәлил көннәрендә (1-15 февральгә кадәр бара) шагыйрьнең тууына 110 яшь, Карадуганда Муса Җәлил музее ачылып, "Кызыл ромашка" штабы төзелүгә 40ел тулу уңаеннан үткәрелүче бәйрәмгә чакыру алгач, нык дулкынландым. Быел аның үзгә, аеруча истәлекле буласын күңелем сизде.
-
11 сыйныф – сайлау вакыты
11 сыйныф - һәр баланың киләчәккә үз юнәлешен сайлар вакыт. Кем булырга? Кая укырга керергә? Бу сораулар чыгарылыш сыйныф укучыларын аеруча борчый.
-
Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз!
Хөрмәтле ир-егетләребез, сезне чын күңелдән 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз!
-
Фазлыевларда күңелле мәшәкатьләр
Эстраданың парлы җырчылары Алсу һәм Азат Фазлыевлар бу арада яңа фатирларына ремонт ясау белән мәшгуль. Дөрес, үзләренең вакыты тыгыз булу сәбәпле, ремонтка кирәк-яракларны гына китерәләр, башка эшләрне исә махсус ялланган кешеләр башкара икән.
-
Мәскәү табиблары исән кешене үлгән дип уйлаганнар
Мәскәүдә ашыгыч ярдәм бригадасы юл-транспорт һәлакәтендә җәрәхәтләнгән кешене үлгән, дип нәтиҗә чыгаралар.
-
Гөлсирин концертына Гөлсия Зыятдинова барачак
Татар эстрадасы йолдызларының концертларына билетлар уйнатуны дәвам итәбез. Бүген моңлы тавыш иясе Гөлсирин Абдуллинаның район мәдәният үзәгендә 24 февраль көнне булачак концертына 2 билет уйнаттык.
-
“Тылсымлы бер тарту көченә ия”, диләр безнең хакта
Тирән, мул сулы Шушма елгасына мәдхия җырлаудан башланган Алдынгылар җыены хезмәт сөючән халкымның тормыш-көнкүрешенә гасырлар аша кире кайтып, Балтачка нигез салган морза Балтач бине Нәдер чорына ук илтеп җиткерде.
-
Гүзәлия концертына барырга теләсәң, безнең белән бул
Мәскәүдә яшәүче җырчы һәм композитор Гүзәлия 28 февраль көнне район мәдәният үзәгендә үзенең концерт программасын тәкъдим итәчәк.
-
Муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллинның бәйрәм котлавы
Кораллы Көчләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары, җирле бәрелешләрдә катнашучылар, хәрби хезмәткәрләр! 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан эчкерсез котлауларымны кабул итегез.