23 апрель 2015 яңалыклары
-
Балтачлылар урман утырту көннәренә әзерләнә.
Елның-елында без Җир анабыз кардан арынып бераз кипшерүгә бердәм булып агач утыртуга чыга идек. Бүгенге көндә бик мөһим саналган бу чара хәзер инде, дәүләт тарафыннан зур бер чара буларак кабул ителә.
-
Залда – бүгенге тормыш, ә экранда – сугыш.(фото)
Кичә район кино оешмасы мәдәният үзәгендә Балтач мәктәбенең 5 - 9нчы сыйныф укучылары игътибарына Бөек Ватан сугышын чагылдырган "Звезда" нәфис фильмын тәкъдим итте.
-
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Балтачта
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинныӊ районыбызга беренче тапкыр гына килүе түгел. Ә шулай да, «һәр килгән саен Балтач халкына сокланам» , - дип белдерде олы кунак.
-
“Район гәзите дәрәҗәсе” яки Без дә Хакның бәндәсе
Казан газеталарының берсендә эшләүче сәләтле яшь каләм иясе әйтә: "мәкаләңне бераз кыскартып чыгарабыз инде, бездә тәртип шундый, аптырамассың, тулы килеш чыгарсак, район газеталары дәрәҗәсенә төшәбез аннары" - ди.
-
«Әхлакый тәрбия бирүдә халкыбызныӊ гореф-гадәтләрен, милли традицияләрен куллану» темасына Норма урта мәктәбендә семинар узды.
Норма урта мәктәбе туган якны, авыллар тарихын өйрәнү буенча даими зур эш алып бара. Менә район әхлак дәресләре укытучыларыныӊ уку елын йомгаклау өлешенә дә үзенчәлекле темалар сайлап алганнар.
-
Балтачта «Парклар маршы» акциясе төгәлләнде.
Татарстан экология министрлыгы тарафыннан игълан ителгән «Парклар маршы» акциясенең нәтиҗәләре билгеләнде. Әлеге акция кысаларында укучы балалар арасында төрле конкурслар үткәрелде:
-
Бөек Җиңүгә – 70 ел! (фото)
Җиңү көне якынлаша. Быел илебез халкы бу бәйрәмне 70нче тапкыр бәйрәм итәргә җыена. Бәйрәм дибез,чөнки кешелек тарихындагы озакка сузылган, иң каты газаплы, коточкыч сугышта илебезнең каһарман халкы җиңү яулаган.
-
Тукайга
Кушлавычта туса да, кадерле безнең өчен дә - Тукаебызның әнкәсе Сосна Пүчинкәсендә. Ятим калган Габдулла, нибары өч яшь чакта. Җылы наз күрми үскән ул, назланмаган кочакта. Аны тагын кире килеп, алып киткән бабасы. Өчилегә карлы юлдан озын булган барасы. Әче күз яшьләре белән елаган нәни Апуш. Әче күз яшьләрдән дә...
-
Кычыткан ашы
Килененең: "Әттә, бик тәмле итеп кычыткан ашы пешердем", - дигән сүзләре Нәфыйк бабайны әллә нишләтеп җибәрде. Яңа кеше шул, бу йортта кычыткан ашы пешерергә рөхсәт югын белми әле ул.
-
Без тарихта эзлебез
«Хезмәт» - Балтач районында таралучы иҗтимагый-сәяси газета. Киң катлам укучыга кызыклы, төрле темаларны яктыртучы басма. Газетаның девизы - «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!».