23 май 2021 яңалыклары
-
Мәктәпнең тарихын югалтырга ярамый (+ бик күп фото)
Киләчәктә мәктәбебез гөрләп эшләүгә һәм аңа Азат абый Зыятдинов исеме бирелүгә барлык күңелем белән ышанам, ди директор Римма Низамиева
-
Ишегебезне кара кайгы шакыды ...
Язларны матур гына каршылап, бәрәкәт белән генә яшәп яткан мәлләрдә ишегебезне кара кайгы шакыды – Кили авылында гөрләтеп гомер кичергән сеңлебез кинәт мәрхүм булды.
-
Академиклар авылы (+ бик күп фото)
Балтач белән Арча районнары арасында урнашкан Таузар авылын белмәгән кеше юктыр. Данлыклы ул һәм кызлары белән танылып, мәгърифәтле авыл буларак китап та басылып чыкты аның хакында
-
Айрат Хәкимҗанов: "Чебеш кенә димәгез..."
Рәшит абый Хәкимҗанов җитәкчелегендәге Балтач инкубаторының данлыклы елларын урта буын райондашлар яхшы хәтерли әле. Инде КФХ оештырып, бу юнәлештә улы Айрат эшли башлаганга да дистә елга якын вакыт үткән.
-
Балалар да хезмәтне сакларга чакыра
Район этабына узучылар һәм җиңүчеләргә хезмәтне саклау буенча координацион советның истәлекле бүләкләре тапшырылачак
-
Мине янгыннан саклап калганнарга рәхмәт, ди Люция апа
17 май көнне Балтачның 8 март урамында зур янгын булды.
-
«Абыстайдан чыга иде» — Әгерҗедә авылга асфальт юл салганда, бер әбине каток таптаган
Әгерҗе районының Салагыш авылында куркыныч фаҗига булган. Юлга җәелгән асфальтны тигезли торган техника 78 яшьлек Әлфия Булатованың өстеннән үтеп чыга. Алган тән җәрәхәтләреннән әби шул урында ук һәлак була.
-
Һәр яңалык даимилекне сорый (+фото)
Авыл хуҗалыгында эш ел әйләнә туктап тормый, үз җае, көе белән бара. Бәйрәм араларында «Борнак» җәмгыятендә район авыл хуҗалыгы тармагы җитәкчеләренең, терлекчелек өчен җаваплы баш белгечләрнең киңәшмәгә җыйналулары шуның бер мисалы булып тора.
-
Укытучы булып туарга кирәк!
Нурзалия Фаековна - шушы авыл кызы. Җиде яшеннән әнисез калуы, аны тормышта үз юлын үзе ярып барырга өйрәтә.
-
Миңнебаевлар – данлыклы нәсел
«Без тарихта эзлебез» дип аталган шәҗәрәләр фестиваленең финал этабында Нормада гомер итүче Гөлсем һәм Мулланур Миңнебаевлар гаиләсенә тиңнәр булмады.