23 август 2012 яңалыклары
-
Туйлар янә башланды
Ураза ае тәмамлануга туйлар «кыза» башлады. Августның соңгы ике атнасында Балтач бистәсе буенча 21 пар кавышырга җыена, сентябрь аенда 31 пар яңа тормыш корачак. Бистәдә дә, авылларда да туйлар күңелле үтсен, тигез-тату тормыш сезгә, яшь парлар!
-
Карелиядәге җиңү
Райондашыбыз, Сосна авылы кызы Регина Гаязова Карелиядә «Гиберборея-2012» халыкара форумы кысаларында үткән «Профсоюз лидеры - 2012» Бөтенрәсәй конкурсында катнашып, «Профсоюз адвокаты» («Профсоюзный адвокат») номинациясендә I урынны яулады.
-
ЮХИДИ хәбәр итә
Уку елы башланыр алдыннан, 20 августтан 20 сентябрьгә кадәр, республика күләмендә традицион профилактик чара «Игътибар, балалар!» айлыгы игълан ителде.
-
Мәкерле чирне ничек ачыкларга?
Күкрәктәге яман шеш... Рәсәйдә бу аеруча актуаль мәсьәлә. Статистика күрсәткәнчә, күкрәк шеше белән көн саен 47 хатын-кыз дөнья куя. Әлеге чир күп очракта 45-60 яшьтә күзәтелә. Алга киткән илләрдә яман шеш дәвалап була торган чирләр рәтенә керә. Ә менә Рәсәй регионнарында югары сыйфатлы, нәтиҗәле дәвалау алымнары булмаганлыктан, бу чиргә каршы...
-
Соцпакеттан баш тартма!
2012нче елга районда 5074 инвалид исәпләнә, шуның 3902се (77 проценты) - соцпакеттан баш тартып, акчалата компенсация алучылар, 1172се (23 проценты) - рецепт белән бушка дару алучылар.