24 август 2016 яңалыклары
-
Ярык тагарак янында кала күрмәгез
Соңгы вакытта үзләрен Россия Пенсия фонды хезмәткәрләре дип таныштырып, гражданнарның пенсия тупланмаларын төрле дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына күчерүләрен үгетләп йөрүчеләр күбәйде.
-
Самолетлар очып та күрсәтә (фото)
Беркөнне иртән күктәге самолет эзен күреп гаҗәпкә калдык. Очып та күрсәтәләр...
-
Балтачта машина дамба астына капланган
Бүген көннең икенче яртысында Балтачтан ерак түгел юл транспорт һәлакәте булган.
-
Райондашыбыз Илшат Фатыйхов савыт-саба җыелмасы отты
"Татмедиа" акционерлык җәмгыятендә "Язылган өчен - телевизор" акциясенең җиңүчеләрен игълан иттеләр.
-
Күршең мохтаҗ түгелме?
Социаль ярдәм күрсәтү буенча һәр категория гражданнары яхшылап өйрәнелсә дә, арада барыбер бер мохтаҗы калырга мөмкин.
-
Балтачта уңыш сере - сукада (фото)
Урып-җыю эшләре төгәлләнеп килә, районыбыз кырларында санаулы гектарлар калып бара. Ләкин киләсе ел уңышына нигез салу быелдан ук башлана. Җир дөрес эшкәртелгәндә һәм уңдырышлы булганда гына зур уңышка ирешергә мөмкин. Туфракны көзен дөрес эшкәртү технологиясе хакында тәҗрибә уртаклашу уңаеннан, 23 август көнне "Сорнай" җәмгыяте кырларында семинар-киңәшмә узды.
-
СМУда күмәк көч белән мәйданчык ясадылар
Бистәбезнең Төзүчеләр урамында дәүләт программасы нигезендә ясалган балалар мәйданчыгы булуга карамастан, 9 һәм 10 йортта яшәүчеләр үз инициативалары белән һәм матди ягын да үзләре кайгыртып, уен мәйданчыгы ясап куйдылар.
-
Балтач “Агрохимсервис”ында хезмәтне бәяли, эшләгәнне күрә беләләр (+фоторепортаж)
«Агрохимсервис» җәмгыятенең бүгенгесе ышанычлы, үткәне тарих битләренә кертерлек, ә киләчәге өчен тырыш хезмәтләре белән юл яралар.
-
Үзәк мәчет төзелеш эшләреннән туктамый
Балтачыбызның үзәк мәчете төзекләндерү эшләреннән һич туктамый, күптән түгел ишегалларына ялт иттереп асфальт түшәттереп куйдылар.
-
Ул көнне бөтен Рәсәй халкы бары өч төрле фильм караячак
Быел Рәсәйдә кино елы булганлыктан, кино күрсәтүчеләр халыкны җәлеп итәр өчен яңа алымнар уйлап табарга омтыла. Россиянең кино фонды тарафыннан "Төнге кино" акциясе шуның чираттагысы.
-
Сикәлтәле юллар аны бәхетенә илткән
Адәм баласы дөньяга аваз салган көннән башлап соңгы көнгә кадәр тормыш дигән зур диңгездә йөзә. Тормышта кеше нәрсәгәдер ирешкән икән, моның өчен ул иң беренче чиратта, әти-әнисенә һәм укытучыларына бурычлы. Пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә: «Кырмыскалар - ояларында, балыклар - суларында, фәрештәләр күктә мәрхәмәтле укытучыларга дога укып торырлар», - дигән. Сүзем...
-
Хезмәт хокуклары буенча соравың булса, «кайнар линия»гә шалтырат!
Халыкка хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын тәэмин итү максатыннан 26 август көнне 9.00-17.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская «кайнар линия» оештыра.
-
Балтач гимназиясендә IT сыйныф ачыла
Балтач гимназиясендә 6 сыйныфлар өчен профильле IT сыйныф ачыла.
-
Түнтәр урта мәктәбендә бүген, 24 август көнне икеләтә бәйрәм
Түнтәр урта мәктәбендә бүген, 24 август көнне икеләтә бәйрәм. Хөрмәтле укытучы Дамира Мансур кызы Ибраһимова үзенең истәлекле гомер бәйрәме 55 яшьлек күркәм юбилеен билгели, хөрмәтле укытучы Илдария Барый кызы Габдрахманова алтын юбилеен 50 яшьлек туган көнен бәйрәм итә.
-
Балтач бистәсендә яшәүче әтиебез РИФАТ НӘКЫЙП улы ХУҖИНның 24 августта туган көне.
Балтач бистәсендә яшәүче әтиебез РИФАТ НӘКЫЙП улы ХУҖИНның 24 августта туган көне.