24 ноябрь 2011 яңалыклары
-
Сезнең белән ямьле дөньялар
Сине ярты сүздән түгел, ә күз карашыннан ук аңлап, шатлык кайгыларны олы йөрәге аша үткәреп, каршылыклар туган чакта үзенең киң җилкәләре белән газизен яшерүче, гомер буе «балам» диеп яшәүче әниләр - мәңгелек тема.
-
Бәйрәм белән!
Иң изге, иң кадерле булган аналарны, район хатын-кызлар оешмасы исеменнән ихлас күңелдән олы бәйрәм - Аналар бәйрәме белән кайнар котлыйм.
-
Чын күңелдән
Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәтүче газиз әниләр! Сезне ихластан әлеге күркәм бәйрәм - Әниләр көне белән тәбрик итәм. Сезгә якты һәм матур киләчәк, бәрәкәтле гомер, нык сәламәтлек телим.
-
Көтәбез
26нчы ноябрь көнне Балтачта һәм Чепьяда ярминкәләр узачак. Аларда күп төрле авыл хуҗалыгы продуктлары, сәнәгать тауарлары һәм төзелеш материаллары сатылачак. Башлана 8.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!
-
Сорау сездән
Һәр атнаның пәнҗешәмбесендә 9дан 11 сәгатькә кадәр район прокуратура бинасында (Балтач бистәсе, Булатов урамы, 1/24) РФ прокуратурасы каршында Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсенең Арча районара тикшерү бүлеге җитәкчесе, юстиция подполковнигы Рамил Кәшәфетдин улы Билалов гражданнарны кабул итә. Якынча язылу өчен телефон: 3-02-63.
-
Алхәбәр
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт баш инспекторы Рифкать Нургали улы Миңнеханов имзасы белән редакциябезгә хат алынды.
-
Мәңге нур сибә
Әле яңа гына нәни аяклары белән тәпи киткән баланың «Әни» диеп назлы итеп дәшүе ана кеше өчен нинди зур бәхет. Әни сүзен кемнәр генә телгә алмый: укытучылар да, табиблар да, галимнәр дә, шагыйрьләр дә...
-
Кояш нуры бүләк итүчем
Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием кадерлеләрдән дә иң кадерлесе.
-
Өебезнең нуры — әни
Минем әниемнең исеме Гөлшат. Ул бик акыллы һәм эшчән. Һәркөн мин мәктәптән кайтышка тәмле ризыкларын пешереп, чәен кайнатып көтеп тора.
-
Әнием — күз нурым
Һәркемгә үз анасы газиз. Миңа да әнием бик кадерле. Аны якынлашып килүче Әниләр көне белән котлыйм, исәнлек, саулык телим.
-
Ана йөрәге
Ана йөрәге
-
Иңнәрдән көянтә төште
Ерак авылларның берсе саналган Комзавод авылында өйләргә чишмә суы кертелде.
-
Ак дөньяны сиңа бүләк иттем...
Ноябрьнең соңгы якшәмбесе - Әниләр көне. Җир йөзендәге барлык әниләрне әлеге матур бәйрәм белән тәбрикләп, сезгә һәрвакыт кояш яктыруын, бәхет елмаюын һәм барлык теләкләрнең чынга ашуын телибез. Һәрвакыт гүзәл, сөекле һәм бәхетле булыгыз.