24 декабрь 2012 яңалыклары
-
Тәбриклиләр
Кариле авылында яшәүче Җәвәһирә Бикбаева 90 яшьлек юбилее уңаеннан, Рәсәй Президентыннан котлау хаты кабул итте.
-
Бүген утны саклыйбыз!
Кичә кич авылыбызда Ут сүнде кинәт кенә. Ә яктылык бигрәк тә Кич җиткәч кирәк менә. Өйнең дә ямьнәре качты, Нишләргә дә белмибез. Башка кичләрдәге кебек Шаярмыйбыз, көлмибез. Энем кич буе йөдәтте Качышлы уйныйбыз дип. Аңа кызык, мин шүрлимен Бөтенләй караңгы бит. «Хоккей кала инде бүген, Карап булмас микәнни?», - Дип...
-
Бәйрәмгә килегез
25 декабрьдә Балтач бистәсенең «Хыял» яшьләр үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән, тәрбиягә һәм опекага алган балалар өчен Яңа ел тамашасы була. Килүчеләрне теркәү - 9, бәйрәм тантанасы 10 сәгатьтә башлана.
-
Үзгәрешләр
Соңгы көннәрдә кайбер коллективларның җитәкчеләре арасында үзгәрешләр булды. Рәхимов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Зиннур Зиннәт улы Зәйнуллин шәхси гаризасы нигезендә эшеннән азат ителде. Аның урынына «Игенче» хуҗалыгы җитәкчесе Булат Бакый улы Зыятдинов билгеләнде. Район кулланучылар җәмгыятенең җитәкчелеге дә үзгәрешләр кичерде. Әлегә кадәр идарә рәисе булып эшләгән Марсель Мәсхүт улы Хәкимов шәхси...