26 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Кадерле әниебез ХӘТИРӘ МӨХӘММӘТГАЛИ кызы ГАРИПОВАны 26 гыйнвардагы 65 яшьлек юбилее
Ор авылында яшәүче кадерле әниебез ХӘТИРӘ МӨХӘММӘТГАЛИ кызы ГАРИПОВАны 26 гыйнвардагы 65 яшьлек юбилее белән ихлас йөрәктән кайнар тәбриклибез.
-
Барыбыз да "каймак тавы"на – “Кышкы драйв”ка
31 гыйнвар көнне "Каймак" кибете янында урнашкан кар тавында "Зимний драйв" дигән чара үтәчәк.
-
Сәнгать мәктәбе Мамадыштан гран-при яулап кайтты
Мамадыш шәһәрендә Диана Мишкина истәлегенә III төбәк фестиваль-конкурсы үтте. Биредә халык һәм эстрада җырларын башкаручылар һәм иҗади коллективлар үзара көч сынашты.
-
Сак бул, Африка чумасы
Африка чумасы куркынычы янәшәдә генә. Республика буенча моны җитди күзәтү астына алдылар. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән беррәттән махсус ветеринария тикшерүе үткәрүче белгечләр дә сакта тора. Дуңгыз асраучы хуҗалыкларда профилактика чаралары үткәрелә.
-
Машина хуҗаларын үзгәрешләр көтә
Кайбер үзгәрешләр машина хуҗаларының күңеленә хуш киләчәк, әмма араларында шактый кырыслары да бар.
-
Алсу һәм Азат Фазлыевлар концертына билет отасың килсә рәхим ит
Райондашыбыз, Куныр авылы кызы Алсу һәм аның тормыш иптәше Азат Фазлыевлар 11 февраль көнне Балтач район мәдәният йортында беренче сольный концертларын куячаклар.
-
Интернетка бәйлелектән котылу серләренә өйрәтәчәкләр
27 гыйнвар көнне "Факел" яшүсмерләр клубында психологлар белән очрашу була.
-
Татарстанда "Дуңгыз гриппы"ның 14 очрагы теркәлгән
Россия Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсен күзәтү хезмәтенең Татарстандагы идарәсе хәбәр иткәнчә Татарстанда бу көннәргә "дуңгыз гриппы"ның 14 очрагы теркәлгән.
-
"Гайфи бабай, өйлән давай!"да уйнаган Наил Шәйхетдинов вафат булган
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры зур югалту кичерә. Кичә, 25 гыйнвар көнне Россиянең һәм Татарстанның халык артисты НАИЛ ШӘМСЕТДИН улы ШӘЙХЕТДИНОВ вафат булган.
-
Салкыннар аркасында мәктәпләрдә укулар туктатылырга мөмкин
Һава температурасы сизелерлек салкынайту сәбәпле, әти-әниләр сорау алдында калды: баланы мәктәпкә җибәрергәме?
-
Балтач мәктәбе укучыларын очрашуга дәшә
Балтач урта мәктәбендә 6нчы февраль көнне очрашу кичәсе булачак.