26 октябрь 2012 яңалыклары
-
Хокукларны яклап, судка...
Кибеттән товар сатып алу, банклардан кредит алу, торак-коммуналь хуҗалыгы яки газ, ут белән тәэмин итүче оешмалар белән килешүләр төзү үз хокукларыңны төгәл белүне таләп итә. Күңелсез хәлләр белән очрашканда без судка мөрәҗәгать итәбез.
-
Кем җавап бирер?
Балалар турында сүз барганда әлеге мәсьәләгә битараф калу мөмкин түгел. Бигрәк тә тормыш-көнкүрешләре начар, әти-әниләре тарафыннан наз күрмәгән, я булмаса шулар нәтиҗәсендә үзләре җинаять юлына басучыларның киләчәге аяныч.
-
Түләүдәге үзгәрешләр
Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының 2012нче елның 21 августында чыгарылган 131/0, 132/0 номерлы боерыклары нигезендә, салкын су, ташландык суларны чыгару (водоотведение) һәм җылылык энергиясенә нормативлар үзгәрде.
-
Эвакуацияләнгәннәр, юылмас хатирәләр...
(Ахыры. Башы газетабызның 8 май, 26 сентябрь саннарында)
-
Ямьле дә соң Бөрбашыбыз!
Соңгы елларда авылыбызда өлкәннәрне дә, балаларны да куандырырлык, истә калырлык вакыйгалар күп булды. Иң беренчесе, инде ничә еллар авыл халкының үзәгенә үткән юллар мәсьәләсе хәл ителде - юлларга таш җәелде, асфальт түшәлде. Икенче зур куаныч - Бөрбашта күп еллар көтелгән заманча яңа мәктәп төзелде. Нур өстенә нур дигәндәй, быелның октябрь...
-
Афәрин, кызлар!
20 октябрь көнне башкалабыз Казанда узган «Этномириада» Бөтенрәсәй традицион сәнгать фестиваль-конкурсында районыбызның сәнгать мәктәбе укучылары Эльвина Сәләхетдинова (остазы Ф.Гарәфетдинова), Алинә Хәйруллина (Г.Әскарова, концертмейстер А Миргалимов) халык җырларын башкару номинациясендә, илнең төрле төбәгеннән килгән талантлы балалар белән көч сынашып, икенче дәрәҗә дипломга лаек булып кайттылар.
-
Ярминкәдә бар да бар
Районыбыз ярминкәчеләре узган атнаның шимбәсендә башкалабыз Казанда да, Балтач бистәсе белән Чепья авылында да җиң сызганып сату итте.