27 март 2015 яңалыклары
-
Тагын унбиш райондашыбыз Россия паспорты иясе булды.
2015 елның 26 март көнендә ундүрт яшькә җиткән, унбиш райондашыбыз Россия паспорты иясе булды. Шәхеснең төп документын егетләргә-кызларга Балтач ЗАГС бүлегендә тантаналы итеп тапшырдылар.
-
Район аграномнары чәчү алдыннан белемнәрен күтәрделәр (фото).
«Агрохимсервис» җәмгыяте базасында район хуҗалыклары аграномнары өчен язгы кыр эшләре алдыннан үткәрелә торган традицион укулар оештырылды.
-
Игътибар: районда чисталык ике айлыгы.
1нче апрельдән чисталык икеайлыгы башлана. Шушы көннән районда оештырылган чисталык комиссиясе дә урыннарга чыгып, эшләрнең барышын тикшерә башлый, аңлату эшләре алып бара, гаеплеләргә катгый чаралар күрә. Кыскасы, яз белән бергә кабат чистарыну, төзекләндерү вакыты җитте.
-
Бүген район салым инспекциясендә ачык ишекләр көне.
27-28нче март көннәрендә 10нчы номерлы районара Федераль салым инспекциясенең Балтач бүлекчәсе «ачык ишекләр» көне үткәрә дип хәбәр иткән идек инде.
-
"Ак барс" - алга
Бүген Казанда «Ак Барс» һәм «Себер» Көнчыгыш конференциясенең Гагарин Кубогы өчен финал сериясен башлый.
-
Социаль-яклау бүлеге урнашкан бинаның түбәсен яңартып яхшы иттеләр.
Социаль-яклау бүлеге һәм «Наз» үзәге урнашкан бинаның түбәсе нык тузган, район үзәген ямьсезләп тора иде.
-
Хезмәт законын бозсаң – штраф.
Агымдагы елның 1нче гыйнварыннан хезмәт законнарын бозган өчен штрафлар артты. Җаваплылыкка тарту вакыты да ике айдан бер елга кадәр озайтылды.
-
Орлык алу – четерекле эш.
Бакча эшләренә әзерләнеп, орлык запасларыгызны барлыйсыздыр. Төрле культураларның тишелүгә сәләтле срогы төрлечә булуын истә тотыгыз.
-
Азат САБИРОВ: Закон үзе белән «уйнаганны» яратмый.
Суд биргән җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясенең Балтач муниципаль районындагы филиалы аша 2014нче елда 94 хөкем ителгән кеше исәптән узды.
-
«Иминлек прогнозы» мәгълүмати-пропаганда кампаниясе уздырыла.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе, «Куркынычсыз хәрәкәт» эксперт үзәге, Россия автоиминиятләштерү союзы (РСА) белән берлектә «Иминлек прогнозы» мәгълүмати-пропаганда кампаниясе уздыра.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына.
Мин - сугыш елы баласы. Шушы балалык чорымның бик азын шигырь юлларына салдым. Бу юлларны бик күп итеп тә язып була, чөнки сугыш безнең чор буынның балачак хатирәләрен дәһшәткә әйләндерде.