27 июнь 2014 яңалыклары
-
Үзара салым җыю буенча сораулар туып тора…
1 июньдә район җирлекләрендә үзара салым җыю буенча референдум үткәрелде. Күпчелек үз җирлекләрендә аны җыюга ризалык белдерде. Ләкин моны һәм җыелган акчаларның нәрсәгә тотылганын әле һаман да аңламаучылар бар. Күпләрне бу салымны түләүгә алар бурычлымы соң дигән сорау борчый.
-
Тынгысыз җанлы, бетмәс-төкәнмәс энергияле, таләпчән җитәкче, табигатьтән бирелгән көчле оештыру сәләтенә ия кеше ул Люция Харисовна.
Әле кайчан гына ул мәктәп бусагасын атлап кергән иде. Өстендә - менә-менә очып китәргә әзер күбәләкне хәтерләткән ап-ак алъяпкыч, ике якка үреп салган толымнарда - ап-ак тасмалар, күңелдә - ап-ак хыяллар...
-
«Рамазан сезнең өчен нинди ай? Нинди уй-теләкләр белән каршылыйсыз?», дип райондашларыбызга мөрәҗәгать иттек
Рамазан ае алдыннан без райондашларыбызга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. «Рамазан сезнең өчен нинди ай? Нинди уй-теләкләр белән каршылыйсыз?» Түбәндә аларның җаваплары белән таныша аласыз.
-
Республикаын 8 интыын гинэ пыжиськись йодо нянь асьме дорын но пыжиське
Республикаын 8 интыын гинэ пыжиськись йодо нянь нимаз ужбергатӥсьлэн Радик Закировлэн пекарняяз но пыжиське.
-
Балтач ЗАГС бүлегендә районның иң яшь гражданнарына паспорт тапшыру тантанасы булды
Бүген, 2014 елның 27 июнь көнендә, Балтач ЗАГС бүлегендә районның иң яшь гражданнарына паспорт тапшыру тантанасы булып узды.
-
Агымсуны... ат кичәр яки тәвәккәлләр генә тормышта юл ярып барырга сәләтле
Ул беркайчан зарланмый. Һәм беркайчан мактанмый да. Кайчан шалтыратсаң да: «Хәлләр ярыйсы, акрын гына, бер көйгә эшлибез», - ди. Эше гөрләп барганда да шулай булды, чарасыз калган чакларда да шулай җавап бирде. Чөнки холкы шундый.
-
Район торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе Рәшит Фәрит улы Гарәфиевка биш сорау
Балтачта яңа чистарту корылмасы кайчан булачак?
-
Рамазан уразасы
Аллаһ Коръәндә мөселманнарга әмер итеп әйтте:"Әй иман китергән бәндәләр! Элекке кавемнәргә әмер ителгән кебек сезгә дә ураза әмер ителде, бәлки сез ураза тоту сәбәпле Аллаһтан куркып буйсынучылардан булырсыз".
-
Балтачлылар футболдан ваз кичмәгәйләре...
Бразилиядәге футбол буенча дөнья чемпионатында Россия җыелмасы Алжирны ота алмады.
-
Яшьлек бәйрәме белән!
Бүген - яшьләр көне. Районыбыз яшьләрен ихластан әлеге күркәм бәйрәм белән тәбрик итәм!