27 август 2015 яңалыклары
-
Бәйрәмгә дәшәбез
29нчы август көнне районның 85 еллыгы һәм Республика көне уңаеннан, "Сабантуй" ял паркында 13.00 сәгатьтә зур бәйрәм булуы көтелә.
-
Басуга алдынгылырга премия сертификатларын илттек (фото)
Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин комбайннарның төренә карап билгеле бер күләмдә ашлык суктырган саен комбайнчыларны акчалата бүләкләү турында карар кабул итте.
-
Бер «Уңыш»та эшләмәделәр
Кичә, 26нчы августта район хуҗалыклары амбарларына 3758 тонна ашлык кайтты. Аның эчендә солы - 1619, сабан бодае - 1193, арпа 946 тонна.
-
Чепьяда юллар салына
Яӊа төзелә торган 120 урынга исәпләнгән балалар бакчасы белән бергә чепьялыларга яӊа юл да төзелә.
-
Бәяләр арта дип халык әйбер җыя
Бәяләр артачак икән дип сайтыбызда язган идек. Инде халык чәй һәм көнкүреш кирәк-яраклары белән запаслана да башлады.
-
Парашюттан сикерү үлемгә китергән
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары Минзәләдә парашютчы ханым үлеме буенча җинаять эшен тикшерә, дип хәбәр итә РФ ТКның ТР буенча идарәсенең матбугат хезмәте.
-
Юлларга балалар чыгачак (фото)
Район мәктәпләрендә яӊа уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Укучылар саны кимегәнлектән, балаларны зур мәктәпләргә автобус белән йөртү җайланды гына дигәндә, аныӊ үзенеӊ җитешмәгән яклары калкып чыга.