27 декабрь 2013 яңалыклары
-
Депутат котлавы
Балтачлылар, сезне чын күңелдән 2013нче елда ирешелгән уңышларыгыз белән котлыйм, сезнең уңышларыгызга шатланам, сезнең белән горурланам.
-
Сөенечле хәбәр
Районда төзелештә 35 елдан артык хезмәт куйган «Стройремтех» җәмгыяте директоры Фагыйль Гафиулла улы Шәфигуллин Яңа ел алдыннан гына сөенечле хәбәр алды. Аңа Татарстан төзүчеләр берлеге президенты указы белән Татарстанның Мактаулы төзүчесе дигән дәрәҗәле исем бирелде.
-
Программа сайтта
Бәйрәм яллары сәбәпле, газета чыгу графигы үзгәрә. «Республика хәбәрләре» белән килүче сәхифәләр блогында икенче ял атнасының (6-12 гыйнвар) телетапшырулар программасы бирелмәячәк. Ул басманың baltaci.ru сайтында урнаштырыла.
-
Чакырабыз!
Хөрмәтле татар көрәше осталары, татар көрәшен үз итүчеләр! Елның-елында Яңа елга аяк басуга, район башлыгы призына татарча көрәш ярышлары уздыру матур традициягә әверелде.
-
Бәйрәм күрке — изге теләк
Вакыт гел алга бара. Инде менә яңа гасырның бусагасын атлап кергәнгә дә 13 ел вакыт үтеп китте. Алда - 2014, ат елы.
-
Бергә гомергә
Чепья авылында яшәүче Черновлар гаиләсе инде 50 ел бергә иңне-иңгә куеп матур гомер кичерә. Үткәннәре гыйбрәтле, бүгенге көннәре бәхетле, киләчәкләре өметле аларның.
-
ГАИЛӘ, МӘХӘББӘТ, ТУГРЫЛЫК (сәхифә)
Бер акыл иясеннән: - Ир белән хатынның әйбәт яшәвенә ничек ирешергә? - дип сораганнар. Акыл иясе: - Ирнең нәрсә әйткәнен хатын ишетмәскә, ә хатынның ни эшләгәнен ир күрмәскә тиеш, - дип җавап биргән. Бәхетле, матур гомер кичерүчеләр нәкъ менә шушы законнар буенча яши. Кирәк чакта сабырлык, кирәк чакта бераз гына...
-
Программаларда үзгәреш
Россия телерадио тапшырулар челтәренең Татарстандагы филиалы цифрлы телеэфир сигналларының сыйфатын күтәрү максатында телепрограммаларның спутник аша элемтәсе параметрына үзгәрешләр кертә.
-
Транспорт хәрәкәте чикләнәчәк
30-31нче декабрь көннәрендә Казаннан 2014 елгы Кышкы Олимпиада уты эстафетасы үтәчәк. Шул сәбәпле, шәһәрнең кайбер урамнарында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк, дип кисәтә шәһәргә барырга җыенучыларны ЮХИДИ хезмәткәрләре.
-
Тыныч йокла, әниебез!
Бөтен авыл ап-ак йомшак карга төренгән! Аклык бит ул чисталык һәм пакьлек билгесе. 15нче декабрь көне. Урамда тып-тын, агач башлары да селкенми. Әйтерсең, бүген кадер кичәсе көне! Үзе ял көн. Шушындый сайлап алынгандай көннең иртәсендә кадерле әниебез Мәгъмүрә Хафиз кызы Нурмехәмәтова ахирәт дөньясына күчте.