28 март 2015 яңалыклары
-
Балтачта Корьән укучылар бәйгесе булачак.
Иртәгә, 29 март көнне Балтачныӊ үзәк мәчетендә мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балалар арасында Корьән укучылар бәйгесе узачак.
-
Мәкәү Кремльендә ут сүнәчәк...
Бүген планетабызда «Җир сәгате» үткәреләчәк. Урындагы вакыт белән 20 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка кадәр ут яндыру, электр энергиясен тотуны чикләү булачак.
-
Чепья мәктәбе укучылары сафта җырлап атлау смотр-бәйгесенең Казанда узачак финал ярышларына уздылар.
26нчы март көнне Шәмәрдәндә сафта җырлап атлау смотр-бәйгесенең зона ярышлары булып узды. Әлеге ярышта безнең районыбыз данын яклап Чепья урта мәктәбе укучылары чыгыш ясадылар.
-
Казанда “Киндер-мастер” кекусинкай-каратэ буенча ярышларда “тукмаштылар” балалар...
Башкалабыз Казанда кечкенә сабыйлар арасында шәһәрнең ябык Кубогына "Киндер-мастер" дип исемләнгән кекусинкай-каратэ буенча ярышлар булып узды.
-
«Халыклар дуслыгы» музеенда экскурсиядә (фото).
2015 елның 25 мартында "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнүчеләр - лаеклы яллдагы райондашларыбыз, тыл ветераннары Чепьядагы «Халыклар дуслыгы» музеенда экскурсиядә булдылар.
-
Укучы балалар арасында баскетбол уеннары дәвам итә.
Шушы көннәрдә генә "Балтач" универсаль спорт залында һәм Норма спорткомплексында 1999-2000 елгы укучылар арасында баскетбол уеннары булып узды.
-
Грант отарга теләсәӊ – социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында катнаш.
26нчы март көнне Татарстанда "РИТЭК" җәмгыятенең "Лукойл" хәйрия фонды үткәрүче социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына старт бирелде. Аның максаты - көнүзәк социаль проблемаларны хәл итәргә тырышучы коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү.
-
Балтачта үзара салымны кайда, ничек җыялар һәм нәрсәгә тотылачак... (ахыры)
29 март көнне булачак үзара салымны билгеләү буенча референдум көне якынлаша, күршеләрдә ничек икән, ничә сумнан җыялар, кайда тотачаклар, дип кызыксынучылар күп. Шунлыктан, барлык кеше район буенча бу мәсьәләдә хәбәрдәр булсын өчен түбәндәге мәгълүматларны җиткерәбез.