28 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Район кулланучылар җәмгыяте үзенең ветераннарын мул табыннар артында кунак итте
Балтачта иң беренчеләрдән булып, район кулланучылар җәмгыяте коллективы үзенең ветераннарын табын артына дәшеп, кунак итте.
-
Каргалар машинага чикләвек ваттыра
Каргаларның акыллы кош булуы күптәннән билгеле. Аларның төрле сәләтләрен күреп, ишетеп торабыз. Ә менә каргалар машиналардан да файдалана дисәк күпләр гаҗәпләнер.
-
ГӨЛСИНӘ РАХИМҖАН кызы ХӘЙРУЛЛИНАның 28нче сентябрь көнне 60 яшьлек юбилее
Балтач бистәсендә яшәүче ГӨЛСИНӘ РАХИМҖАН кызы ХӘЙРУЛЛИНАның 28нче сентябрь көнне 60 яшьлек юбилее.
-
Кукурузны силоска салырга вакыт
Быел районда 4899 гектарда кукуруз силос өчен үстерелде. Аны бары бер «Кама» хуҗалыгында гына чәчмәделәр.
-
Надежда Халтурина: "Бүгенгемнән канәгать"
90 һәм аннан өлкән яшьтәгеләргә РФ Президенты Владимир Путинның котлавын җиткерү дәвам итә.
-
14 яшьлек кыз 11нче каттан сикереп һәлак булган
Имин булмаган гаиләдә үскән 14 яшьлек укучы кыз бала тормышын аяныч тәмамлаган.
-
Грипп кизүенә әзер булыгыз
Район үзәк хастаханәсеннән алынган мәлълүматлар буенча бүгенге көндә Балтачта грипп белән авыру очраклары теркәлмәгән.
-
“Милләтләр кроссы – 2015” нең җиңүчеләре
Менә алар безнең җиңүчеләребез:
-
Хөрмәтле тәрбиячеләребез!
Беренче номерлы "Ак чәчәк" балалар бакчасында эшләүче барлык тәрбиячеләребезне тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз.
-
Дүрт кешене үтерүдә гәепләнүчеләр кулга алынды
Мәкаләбезнеӊ башында, республикабызда, районыбызда билгеле Әхмәдиевлар гаиләсеннән язмабыз белән йөрәк яраларын яӊадан кузгаткан өчен гафу үтенәбез, 15 ел элек булган фаҗигәне бары күпләргә сабак булсын өчен генә искә төшерәбез.
-
Бәрәңгене әрем белән сакларга була
Кышын ашарга дигән бәрәңгене төбенә яңа чабылган әрем һәм бөтнек салынган әрҗәләрдә саклау яхшы.
-
Бәйрәм белән сезне, кадерле тәрбиячеләр!
Тәрбиячеләр бәйрәме әле бүген дә дәвам итә, бистәнең 2нче номерлы балалар бакчасында ишектән керүгә бәйрәм чарасы бара - балалар тәрбияче апалары белән видеотасма карый, анда бакча тормышы, тәрбияче апалар, нәниләр, дәрес-шөгыльләр.... Ә бүлмәләрдә чәчкәләр...
-
Спектакльгә килегез!
29нчы сентябрь көнне Балтач мәдәният үзәгендә Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры көндезге 2 сәгатьтә балалар өчен "Керпе малае дуслар эзли" (Р. Корбан), кичке 7 сәгатьтә "Башмагым" (Т.Гыйззәт) спектаклен тәкъдим итә.
-
Ертык акчаларны кайда алалар икән, дип сорый укучыбыз
Таушалган, тузган, буялган акчаларны кайбер кибетләрдә дә алалар. Әмма алар алмаска да мөмкин. Ә банклар алырга алырга, яки алмаштырырга бурычлы.