29 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Онытмабыз мәңге, Бакый!
Кышкы кичтә суык җилләр тәрәз шакый,
-
Тәмле, татлы сүзләр
Исәнмесез? Авырмыйсызмы? Рәхмәт! Гап-гади сүзләр. Юк, гади түгел "тәмле сүзләр". Баланы әнә шул тәмле, татлы сүзләргә өйрәтү, мәрхәмәтлелек тәрбияләү авырмы? Бала күңеленә беренче орлыкларны кем салырга тиеш: әти-әниме, тәрбиячеме? Бу эш белән аерым бер вакытта шөгыльләнергәме, әллә үз үрнәгең кирәкме?
-
Бушлай карый аласыз
Телерадио тапшыруларны үстерү буенча максатчан Федераль программаны үтәү юнәлешендәге эшләр безнең районда да башкарыла. Чепьяда цифрлы эфир телевидениесы эшли башлады. Бу авыл кешеләренә 10 каналдан (1 нче канал, «Россия-1», «Россия-2», «НТВ», «5 нче канал», «Россия-К», «Россия-24», «Карусель», «ОРТ», «ОТР»,»ТВ Центр») тапшыруларны бушлай карау мөмкинлеге бирә. Моның өчен DVB-Т2 приставкалары яки...
-
Мал сатуда яңа тәртип
Район территориясеннән чыгарылган, шулай ук анда читтән кертелгән терлекләр һәм терлекчелек продуктлары ветеринария документлары белән рәсмиләштерелергә тиеш. 1 нче майдан бу юнәлештә яңа закон нигезендә эшли башларга туры киләчәк. Россиянең чит илләр белән Таможня берлеге килешүе шуны таләп итә.
-
Геройлар туган якта
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша. Һәр җирлек, белем учагы, предприятие-оешма әлеге зур датага ныклы әзерлек белән килә. Мәктәп укучылары тарафыннан сугыш һәм ветераннар, тыл хезмәтчәннәре хакында материаллар туплана, ил азатлыгы өчен үзләрен аямый көрәшкән райондашларыбызның исемен мәңгеләштерү максатыннан видеоматериаллар әзерләнә. Җирлекләрдә дә ветераннарның тормыш-көнкүрешен яхшырту, һәйкәлләрне төзекләндерү көнүзәк мәсьәлә итеп...
-
Салкын, туңабыз
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматләрдән күренгәнчә, салкыннарга бәйле сәбәпләр аркасында районда гадәттән тыш хәлләр күзәтелмәгән. Район үзәк хастаханәсенә дә төрле өшүләр, туңулар сәбәпле мөрәҗәгать итүчеләр булмаган. Шулай да райондашларыбызга кышкы салкын көннәрдә җылы киенергә, бик мөһим булмаганда ерак юлга чыкмаска киңәш итәбез.
-
Гаепле һәм гаепсезләр
Район үзәк хастаханәсендә «Ак Барс-Мед иминият компаниясе» җитәкчелеге үткәргән «түгәрәк өстәл»дә Казаннан килгән белгеч Минсалих Сәхәпов: «Безнең максат - медицина хезмәтен яхшы итеп оештыру», - диде.
-
Мәктәбеңә ярдәм ит
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән уздырылган «Мәктәбеңә ярдәм ит!» акциясе мәгариф учреждениеләрен ремонтлауга һәм кабинетлар җиһазландыруга юнәлдерелгән иде. Бу башлангыч күпләрнең миһербанлы, игелекле, ярдәмчел булуларын күрсәтте.