29 апрель 2013 яңалыклары
-
Солдат шинеле иңнәрдә
Бүген (29.04.2013) Балтач районы Шода авылыннан Илгиз Габделхаковны, Кенәбаштан Рәнис Фәйзрахмановны, Соснадан Александр Воробьевны армиягә озаттылар. Егетләр язгы чакырышта беренчеләрдән булып солдат шинелен киде.
-
Балтачта Яңгуллылар чәчүне башлады
29нчы апрельдә "Яңа тормыш" хуҗалыгында районда беренче булып чәчүне башладылар. Механизатор Илһам Шәрипов бер үк вакытта минераль ашлама да кертеп, тәүге көнне үк 35 гектарда арпа чәчте. Фото: mamarama.ru
-
Балтач районындагы вәхшилек
Әфган сугышында булып кайткан якташларыбыз Балтачта интернационалист сугышчылар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында өмә үткәрделәр.