29 август 2015 яңалыклары
-
Таузар авылында тагын бер яңа өй артты
Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны Мансура Ситдыйковага үзенең төп нигезендә яңа йорт салынды. Аны тапшырырга район башлыгы Рамил Нотфуллин үзе барды.
-
Балтачта уртача 17 мең сум алып эшлиләр
Быелның беренче яртысында Татарстанда уртача хезмәт хакы 28 мең 635 сум 50 тиен, уртача пенсия күләме 11 мең сумны тәшкил итә.
-
«Волонтер» активистлары «Безнең Республика: Без булдырабыз! Без бергә!” открыткалар конкурсы үткәрде
«Волонтер» активистлары балалар арасында «Безнең Республика: Без булдырабыз! Без бергә!" дигән открыткалар конкурсы үткәрде.
-
«Кызыл юл»лылар быелгы кыр эшләре сезонында да сынатмыйлар
Өч авылны берләштергән «Кызыл юл»лылар бер йодрык булып тупланып, быелгы кыр эшләре сезонында да сынатмыйлар. Казах далаларын хәтерләткән данлыклы Акман басуларыннан да, әледән-әле явып торган яңгырларга үч итеп, ашлыкны вакытында югалтуларсыз җыеп ала алдылар.
-
Әтнә егетенә өй аресты салынган
Казан шәһәрендә законсыз рәвештә уен салонында сакчы вазыйфасын башкарган Әтнә районының бер авылында яшәүче егеткә өй аресты салынган.
-
Бал кортына да һәйкәл булачак
Бүген, ягъни 29 август көнне бал корты һәйкәленә беренче ташны салдылар.
-
Яшәү белән яшәү аермасы яки яшүсмер кызны колония дә төзәтә алмаган
Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең 24нче августта булган чираттагы утырышын "Яшәү белән яшәү аермасы" дигән исем белән атап булыр иде.
-
Балтачлыларны бәйрәм сәхнәсеннән Казан артислары котлаячак
5нче сентябрь көнне, "Балтач" үзәк ял паркында, Казан артислары чыгышы көтелә.
-
“Алтын көз – 2015” күргәзмәсенә рәхим итегез!
Хөрмәтле райондашлар! Бүген, ягъни 29 август көнне 13.00 сәгатьтә үзәк китапханә каршында "Алтын көз - 2015" күргәзмәсенә рәхим итегез!
-
Субаш артистлары Чепьяда кыздырды
Шушы көннәрдә Субаш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсендә хәйрия концерты белән чыгыш ясады.
-
Игътибар, бәйрәм тантанасы 31нче августка күчерелде
Бүгенгә тәгаенләнгән районның 85 еллыгы һәм Республика көне уңаеннан, "Сабантуй" ял паркында узачак бәйрәм чарасы 31нче августка 10.00 сәгатькә күчерелде.
-
Җыелган акча юлга тотыла
Чепья җирлегендә үзара салым акчасыныӊ күп өлеше урам юлларына таш түшәү өчен тотыла.
-
Балтач район Советы һәм башкарма комитеты котлый:
Кадерле райондашлар! 30 август көнне җөмһүриятебез халкы Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турындагы декларациягә кул куелган көнне зурлап билгеләп үтә. Безнең өчен икеләтә бәйрәм, чөнки нәкъ менә шушы көнне районыбыз оешкан. Быел ТАССР төзелүгә- 95, Татарстан Республикасы оешуга - 25, гүзәл Балтачыбызга - 85 ел!