29 октябрь 2016 яңалыклары
-
Тик шул гына…
Бик дини бер абзый бар иде авылда. Ул безнең ише бала-чага өчен инде абзый түгел, әллә ничә тапкыр бабай булырга тиеш. Тик бөтен халык аны Абзый дип йөрткәч, без дә шулай ди торган идек. Вәт, шул Абзый бер мәлне безнең йорт янындагы тыкырыктан узып бара. Мин абзар артында тирес өеп...
-
Алсу Фазлыева: Фирая Әкбәрова миндә үзен күрде
Татар эстрадасында танылган дуэт Алсу һәм Азат Фазлыевлар сәнгатькә шөгыль итеп кенә карамый, иҗат - аларның төп эше, гомерлек юлдашы. Җырлы гаилә тәүлек әйләнәсе иҗатта, дисәк тә ялгыш булмас. Фазлыевлар яңа җырлар иҗат итү, репертуар туплау, клип чыгару, яңалык кертүгә зур игътибар һәм көч сарыф итә. Клип дигәннән, шушы арада...
-
Без дә хезмәтле булдык!
Урраааа! Мине дә хуҗам хезмәт газетасына яздырды! Зәлия Зиаятдинова
-
Сак булыгыз! Яңа төр алдакчылар барлыкка килгән!
...Телефон шалтырый. Рульдә булсам да, алам. Билгесез номер. Матур йомшак тавышлы хатын-кыз дәшә: - Исәнмесез! Мин Казандагы ... (кызганыч ки, исемен хәтерләп калмадым, дөресрәге, игътибарга алмадым) сәламәтлек саклау үзәге хезмәткәре. Сезнең телефон номерын сайлап алуыбыз очраклы түгел, чөнки аптекалар челтәрендә сезнең ташламалар мөмкинлеге бирә торган картагыз теркәлгән (алга таба берничә...
-
"Өч көн"шигыре ( сөйли Данир Сабиров)
Өч көн гомерең калган дигән хәбәр, Килсә әгәр кинәт Ходайдан. Нишләр идең диеп сорадым мин Ак сакаллы зирәк бабайдан. Уйга калды бабай, күз кырые белән Хәйләкәр бер караш ташлады. Тамак төбен кырып, ашыкмыйча Салмак кына сүзен башлады: "Әйе балам, көтәм мин ул көнне, Күп уйландым" - диде ул хакта. Мал...
-
Бүген Балтач урта мәктәбендә ярминкә үтте (+фоторепортаж)
Балтач урта мәктәбе бүген аеруча җанлы иде. Чөнки анда ярминкә гөрләде.
-
Гөнаһ — бәхеткә киртә
Бина түбәләре, кирпечләре, диварлары яхшы булса гына ныклы була. Һәр мөселман да Аллаһы Тәгаләгә тәкъвалы, тәүфыйклы, гөнаһлардан куркып яши торган булса, аның гаиләсе дә ныклы бина кебек булачак. Гаилә ныклы булса, җәмгыять тә, үзебез дә, өммәт тә көчле була. Бу кагыйдәне аңласак, бөтен мәшәкатьләрнең, ниндидер проблемаларның тууына дошманнар түгел, ә...
-
Балтачлылар, дуӊгызга табынмыйк
Татарстанның Нурлат районындагы җиде авылда дуңгыз чумасы ачыклануы аркасында 426 дуңгызны яндырып юк иттеләр. Хуҗалыкларга китерелгән матди зыян 2,5-3 миллион сумга бәяләнә. Бу хакта "Татар-информ" МА хәбәрчесе белән әңгәмәдә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе бүлек җитәкчесе Александр Козлов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә Нурлат районы хакимияте ничә...
-
Балтачта күпер төзекләндерелде
Җәй башында редакциябезгә үзәк хастаханәгә бара торган юлныӊ, «Ислам нуры» мәчете янында урнашкан күпере, йөрмәслек хәлгә килүе турында хәбәр иткәннәр иде. Дөрестән дә, җәяүлеләр юлыннан йөрерлек булмагач¸ хастаханәгә баручылар хәтта бала арбасы тартып олы юлдан йөрергә мәҗбүр булдылар. Бу мәсьәлә район башлыгы Рамил Нотфуллин югарылыгында күтәрелде, бистә башкарма комитет җитәкчесе...
-
Балтачта эшләсәӊ, эш табыла
Иске универмаг чатынанн төшкән урам асфальт белән түшәлгән, анысы да әлегә таушалмаган, чокырлар барлыкка килмәгән. Инде шушындый җирдә дә Балтач юл төзү һәм ремонтлау участогы егетләре тагы нәрсә казыйлар икән, дисәм, сәбәбе ачыкланды. Көчле яӊгырлар яуганда суныӊ юлга сыймыйча акканын да, көзге яӊгырныӊ бу өслектә бозлавыкка әйләнеп, монда куркыныч шугалак...
-
Борнакта күмәк эшлиләр
Борнак җирлегендә 2015елда үзара салымнан җыелган акчаны кайда тотарга дип аптырап тормаганнар, үзәк урамны тиешенчә йөрерлек итеп тәртипкә китерергә булганнар. Иске Торҗа авылы халкы да нәкъ шундый карар кабул иткән. Вак таш түшәү эшен районныӊ «Сельхозхимия» оешмасы башкарган. Гомуми эш күләме 1 миллион сумга якын төшкән, үзара салым акчасы җитмәгән...
-
Чутайда колбаса ясыйлар
Соӊгы елларда «Кызыл юл» күмәк хуҗалыгыныӊ уӊышлары турында күп языла. Уӊышныӊ сере тырыш хезмәт, эзләнүләр, яӊалыкка омтылу икәнен монда яхшы беләләр. Терлекчелекнеӊ азык базасын булдырмый торып, зур күрсәткечкә өмет итү дөрес түгеллеген алар эшләре белән исбатлап киләләр. Менә бу елда да 320 гектар җирдә кукуруз чәчеп, аныӊ 170 гектарын бөртеккә...